2020 елның 1-10 октябрь көннәрендә «Сәләт-Олимп» республикакүләм олимпиадасының читтән торып катнашу этабы узачак кире кайтырга

1-10 октября 2020 года состоится заочный этап ежегодной республиканской олимпиады «Сэлэт-Олимп»

   2020 елның 1-10 октябрь көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты белән берлектә ел саен үткәрелә торган «Сәләт-Олимп» республикакүләм олимпиадасының читтән торып катнашу этабы узачак. Олимпида «Тарих» фәне буенча 10-11 сыйныфлар өчен каралган.
«Рәсәй һәм төрки-татар дөньясы тарихи хәтер киңлегендә» олимпиадасы ТАССР оешуының 100 еллыгына багышланган.

   Катнашу өчен түбәндәге сылтамалар буенча күчү сорала. Олимпиаданы узу вакыты:
1 нче октябрь 14:00 - 10 нчы октябрь 23:59.

   Читтән торып катнашу этабы нәтиҗәләре буенча турыдан-туры этапта катнашучылар  исемлеге төзелә. Әлеге этапка читтән торып катнашу этабында кирәк булган баллар яртысыннан күбрәк балл җыйган катнашучылар уза ала.

   Килеп катнашу этабы Казан Федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты бинасында узачак. Олимпида узу адресы һәм тәртибе килеп катнашу этабы оештырулыга 5 көн калганчы https://kpfu.ru/imoiv һәм www.selet.biz сайтларында беркетеләчәк.

   Олимпиада нәтиҗәләре буенча барлык җиңүчеләр дә I, II, III дәрәҗәле дипломнар, кыйммәтле призлар һәм Татарстан Республикасы финанс ярдәме белән Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Тарихи фәннәр һәм Бөтендөнья мәдәни мирас югары мәктәбендә «Төрки халыклар тарихы» юнәлешендә белем алу мөмкинлегенә ия булачак. Призерлар каникуллар вакытында конкурстан тыш Татарстан Республикасының иң көчле укытучылары белән укыту-тренировка җыеннарында катнаша алачак. Олимпиадада катнашучыларның барысы да катнашучы сертификатлары белән бүләкләнәчәк.

Олимпиадада гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучыларны чакырабыз  һәм уңышлар теләп калабыз!


  10 сыйныф https://forms.gle/2jT5fX6BQCgMmXo58 

  11 сыйныф https://forms.gle/gGq2kAy54vryzGdE8