«Әйдаманнар мәктәбе» проектының 3 юнәлеше. кире кайтырга

3 направления проекта «Әйдаманнар мәктәбе»

«Әйдаманнар мәктәбе» беренче тапкыр 2002-нче елда чынга ашырылган зур проект ул. 2014-нче елга кадәр ул әйдаманнар осталыгы мәктәбе һәм ярышы буларак уздырыла иде. Тик хәзер ул үсеп, яңа дәрәҗәгә күтәрелде: Сәләт җәйге профильле сменаларына әйдаманнар гына түгел, җитәкчеләр дә әзерли. 2015-нче елда проект икегә «Әйдаманнар мәктәбе»нә һәм «Әйдаманнар ярышы»на бүленде. Ярыш октябрь азагында үткәрелә, җәйге профильле сменалар эшчәнлегенә йомгак ясый. 

«Әйдаманнар мәктәбе»нең төп юнәлешләрен карап үтик:

1. Ел әйләнәсе эшләүче «Әйдаманнар мәктәбе»:

- Сәләт йортында 2 атнага 1 үткәрелүче дәресләр;
- студентларның каникуллары вакытында махсус мәктәп;
- татар теле дәресләре;
- җәйге профильле сменалар директорлары белән әңгәмәләргә әзерлек.
2017/2018-нче уку елындагы беренче дәрес 18-нче октябрь көнне, 18:30, Сәләт йортында (Казан, Островский ур., 23) узды. 

2. Әйдаманнар осталыгын сынаучы «Әйдаманнар ярышы» 

Үткәрелде: 20-23-нче октябрь, 2017-нче ел 
Үткәрү урыны: «Фәнсар» ФМҮ, Биләр
Ярыш турында тулы мәгълүмат алу өчен portfolio-selet.ru сайтына керегез. 

Ярыш турында

2016-нчы елны «Әйдаманнар ярышы» «Сәмрух» ел премиясе, «Ел әйдаманы» номинациясенең бер өлеше иде. Быел исә җиңүче ярыш вакытында ук билгеле булачак, ә «Сәмрух 2017»дә, бүләкләү тантанасында ул бүләкләнәчәк.

3. Сәләт җәйге профильле сменаларының «Җитәкчеләр мәктәбе» 

Укыту берничә блокка бүленә:
- Сәләт йортында дәресләр;
- җитәкчеләрнең күчмә мәктәбе.