36 сәгатьлек юл – хыялга каршы тора алмый! кире кайтырга

36 часов – не помеха на пути к своей мечте!

IV Төбәкара «Болгар-Туган тел» чатырлы аланының 1-нче сменасы төгәлләнгәнгә атна да үтеп өлгермәде, Сәләтлеләр кабаттан изге Болгар җиренә кайттылар. Әлеге музей-тыюлык янәдән шат балалар авазына күмелде, сихри белем дөньясына әверелде. Туган телебезгә мәхәббәт, аны камилләштерергә омтылу, Рәсәйнең төрле почмакларында яшәүче яшьләр белән аралашу, дуслашу, җәйге каникулларны күңелле үткәрү теләге 45 төбәктән булган сәләтле балалар һәм яшьләрне Болгар җирендә җыйды. 1-нче сменадан аермалы буларак, бу юлы безгә Ханты-Мансийск автономияле округының Нефтеюганск шәһәре активистлары да килеп кушылды. Шушы шәһәрдән килгән Элина Шәрифуллина сүзләренә караганда, алар 36 сәгать юлда килгәннәр!

«Баштан ук әйдаманнарның ачык йөзләре, ихласлылыгы күзгә ташланды. Һәрдаим аларның игътибарын тоябыз. Биредәге мохит тә дустанә: барысы да көләч йөзле, һәр мизгелнең кадерен беләләр. Лагерьнең юнәлеше дә ошый. Тел өйрәнү, туган телемне шомарту бер дә комачау итмәс», – дип белдерде Элина.

Сменаның иң яшь катнашучысы – 9 яшьлек Ильвина Фәхретдинова лагерьдә беренче тапкыр. Аңа монда бик ошый икән.

«Кызыклы кешеләр белән танышасым, дуслашасым, яңа белемнәр туплыйсым килде. Шуңа да бирегә килдем. Чаралар бик мавыктыргыч, күңелле уза», – ди Ильвина.

Сменаның программасы да файдалы. Балалар курайда уйнарга өйрәнәләр, күн эшләнмәләр тегү серләренә төшенәләр. ТНВ телеканалы алып баручысы, режиссер Венера Иванова белән бергә туры эфир турында сөйләштек, һәркем үзен телевидение йолдызы итеп тоя алды. Галим, текстолог, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккаш каллиграфия буенча остаханә үткәрде. Сменаның спорт юнәлеше җитәкчесе Илфат Вәлиев катнашучылар белән Кытайда белем алуы турында сөйләште. «Идел» журналының баш мөхәррире Радик Сабиров журналистика һәм шигърият бердәмлеге хакында бәян итте.

Кирилл Чеузов үзен сәяхәтче дип саный. Ул инде икенче ел Рәсәй буенча сәяхәт итә. Форумыбызны да читләтеп үтә алмаган.

«Лагерьне уратып алган табигать искиткеч! Балалар бик актив, бәхетлеләр. Аларның энергиясеннән үзең дә җылынасың. Минем янга да килеп сорауларын бирделәр. Димәк, кызыксыналар. Бу бик шәп! Барысы да бик ошый!», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Кирилл.

«Биредә чын татар рухы, мохите хөкем сөрә. Белем алу, аралашу өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Программада каралган дәресләр, республикабызның атаклы шәхесләре, мөхтәрәм белгечләре белән очрашулар бик күңелле үтә. Лагерьда булган вакытыгыз якты мизгелләр булып хәтерегездә калсын. Уңышлар, исәнлек-саулык, матур һава торышы теләп калам!» – дип җиткерде Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы консультанты Әлфия Әхәтова.

Алинә Сысоева, Сәләт медиа-мәктәбе укучысы