8 пар кулдаш – 1 Сәмрух сыны кире кайтырга

8 пар напарников – 1 статуэтка Сәмрух

17-нче гыйнвар көнне Сәләт Йортында «Сәмрух-2017» премиясенең «Ел кулдашлары» номинациясе буенча сайлап алу туры уздырылды. 
Шуны искәртеп узарга кирәк, әлеге премия оешмабызның әгъзаларын, партнер, проект авторлары һәм оештыручыларын бүләкләү, рәхмәт сүзләре әйтү максатыннан үткәрелә. 

Бу кичне Сәмрух сыны өчен киләсе 8 аланнарның әйдаманнары көч сынашты: 

• Илүзә Шәвәлиева һәм Гадел Хәертдинов («Сәләт-Имәнкәй») 
• Энҗе Шакирова һәм Илназ Мәҗитов («Сәләт-Бөгелмә») 
• Алмаз Габделбәров һәм Ләйсән Сафина («Сәләт-Санак») 
• Булат Гайнетдинов һәм Фәридә Газизуллина («Сәләт-Шәхес») 
• Ильвена Кәримова һәм Фәнил Галиуллин («Болгар-Туган тел») 
• Рәмис Садриев һәм Айсылу Нуретдинова («Сәләт-Рухият») 
• Азат Бәшәров һәм Алинә Рамазанова («Сәләт Болгар») 
• Рафис Хәлилов һәм Илүзә Хоснуллина («Сәләт-Раушан») 

Әлеге кулдашларның эшчәнлеген, мөмкинлекләрен бу этапта ике бәйгедә сынап карадылар: сәламләү һәм педагогик ситуацияләр. Бу юлы бәялүче жюри әгъзалары арасында без киләсе мөхтәрәм кунакларыбызны күрә алдык: 

• Сәләтнең күп кенә проектларына үз өлешен керткән, Сәләт ветераннары форумы җитәкчесе, «Сервис Стиль» мебель компаниясенең генераль директоры – Лениза апа Ризванова; 
• Муниципаль бюджет учреждениясе «Казан шәһәренең парклар һәм скверлар дирекциясе» директоры – Алсу апа Карякина; 
• Сәләтебезнең остазы, тарих фәннәре докторы, археолог, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы - Фаяз абый Хуҗин; 
• Язучы, драматург, публицист – Рабит абый Батулла; 
• Сәләт ветераны, «Сәләт-Раушан» һәм «Сәләт-Рухият» аланнарының директоры – Ләйсән апа Ветрова; 
• Казан Федераль университеты доценты – Ришат абый Хәсәнов; 
• «Сәләт» яшьләр үзәге директоры –Айгөл апа Габдрахманова. 

Бәйге башланыр алдыннан «Сәләт-Шәхес» әйдаманы Булат Гайнетдинов номинациягә карата үз фикерен белдерде: «Минем фикеремчә, әлеге конкурска бары тик чын тандем булып эшләүче кулдашлар гына килә ала. Күбесе минем белән ризалашыр, монда үзенә чыннан да ышана торган кешеләрне генә күреп була. Шулай ук үзеңнең кулдашыңа ышану да мөһим. Мин андый кешене тапканыма бик шат. Аның белән эшләү үзе бер бәхет иде», дип, уртаклашты егет. 

Иң беренче булып сәхнәдә үз чыгышларын «Сәләт-Санак» әйдаманнары тәкъдим итте. Ләйсән белән Алмаз кулдашларның эш процессында бик мөһим роль уйнаганы турында сөйләп киттеләр. Бу темада ачыклык кертер өчен, алар кулдашларының, ягъни бер-берсенең уңай яклары турында бүлештеләр. 

Киләсе булып сәламләү эстафетасын «Болгар-Туган тел» әйдаманнары, Ильвена белән Фәнил кабул иттеләр. Әзерләгән чыгышларында әйдаманнарның төп вазыйфалары турында җентекләп сөйләргә тырыштылар. Ахырда, чарабызга ямь керткән моңлы җыр белән дә шатландырдылар. 

Кичәбезне дәвам иткән «Сәләт-Рухият» кулдашлары, Рәмис белән Айсылу, әлеге бәйгегә ныклап әзерләнгәннәр. Моның турында аларның гримлары да сөйләп торды. Чыгышларының кыскача эчтәлеге белән уртаклашып китик: бик күп еллар үткәч, кайчандыр «Сәләт-Рухият» аланында кулдашлар булган әйдаманнар хәтирәләргә бирелеп үткән сменаларның фотоальбомын карап утыралар һәм бер-берсе белән шаяру рәвешендә файдалы киңәшләр белән уртаклашалар. Аларның төп фикерләренең берсе – әйдаман сәлкешкә тормышта үсү өчен бик зур этәргеч булып тора. 

«Сәләт-Болгар» аланын тәкъдим итүче кулдашлар, Азат белән Алинә үз чиратында һәрбер яшьтәге казанышлары, җиңүләре белән барлык килгән кунаклар һәм жюри әгъзалары белән уртаклаштылар. Бәйгегә бәйрәм кәефен кертер өчен җыр да бүләк итергә булдылар. 

«Сәләт-Имәнкәй» дән Илүзә белән Гадел әле башкалар белән кулланмаган ысул белән эшләргә булдылар. Ул да булса, жюри әгъзалары белән интерактив. Үз чыгышларында кулдашлар әйдаман үтә торган барлык этаплар турында сөйләп киттеләр. 

Киләсе катнашучылар шулай ук бәйгегә җентекләп әзерләнгәннәр иде. Грим, видео, яхшы итеп ятланган сүзләр. Моның барысы да алар чыгышларына карата уңай фикер калдырды. Сүз Энҗе белән Илназ турында бара («Сәләт-Бөгелмә»). Шуны да әйтеп китергә кирәк, җанатучылары да бик шәп иде! 
«Сәләт-Раушан» әйдаманнары Илүзә белән Рафис, үз чыгышларында кулланган форматлары белән барлык тамашачыларда кызыксыну уяттылар. Сәламләү бәйгесендә алар психолог белгеченә барып, барлык мәсьәләләрне сөйләп, үзләренең бик яхшы тандем икәнен аңладылар. Алар фикеренчә, кулдашлар арасында дөрес аралашу бик мөһим роль уйный. Чөнки мондый аралашу булганда гына эффектив рәштә эшләп була. 

Беренче бәйгене «Сәләт-Шәхес»тән булган Булат белән Фәридә яптылар. Биредә алар беренче тапкыр әйдаман булып бара торган һәм инде күп кенә сменаларда булган әйдаманнарның аермалары турында бүлештеләр. Барысы да ризалашыр, чыгыш юморга да, файдалы киңәшләргә дә бай иде. Афәрин! 

Икенче «Педагогик ситуацияләр» бәйгесе жюри әгъзалары фикере буенча әйдаманнар өчен бик кирәкле иде. Чөнки биредә жюри әйдаманнарның чынбарлыкта төрле ситуацияларда ничек эшләвен күрә алдылар. 

Ахырда үзенең хис-кичерешләре белән «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл апа Габдрахманова да уртаклашты: «Быел әлеге «Ел кулдашлары» номинациясе беренче тапкыр уздырылды. Шуны әйтә алам, алга да бу номинацияне калдырырга кирәк дип уйлыйбыз. Күбесе минем белән ризалашыр дип уйлыйм, кичәге номинация башкаларга караганда көчлерәк иде. Күренгәнчә, әзерлек бик яхшы , зал да җанатарлар белән тулган иде. Бу бик шатландыра. Әйдаманнар Сәләт үсешендә бик мөһим роль уйныйлар, чөнки алар аның үзәгендә торучыларның берсе. Аларның ярдәме белән сәлкешләр төрле өлкәләрдә үсә, ә аларның үсеше белән Сәләт тә бер урында тукталып тормый», дип төгәлләде үзәк директоры. 

2018-нче елның 8-нче февралендә «Ел кулдашлары» исеменә лаек булган парны «Сәмрух» премиясенең буләкләү тантанасында, Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясендә белербез. 

«Сәмрух-2017» премиясенең партнерлары: «Түбәтәй» татар милли тиз туклану челтәре, SELETSTORE яшьләр киеме һәм аксессуарлар кибете, «Беседка» һөнәрханәсе, «Rocket Records» тавыш яздыру студиясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Видимый свет» фото һәм видео студиясе, FUN24 күңел ачу һәм «Ихсан» тренинг үзәге.