«Sanak-lab» лабораториясеннән яңа ел күчтәнәче кире кайтырга

Сказочная смена образовательной лаборатории «Sanak-lab»

3-8-нче гыйнвар аралыгында  «Фәнсар» уку-укыту үзәгендә беренче тапкыр «Sanak-lab» лабораториясенең күчмә мәктәбе узачак.

Яңа белем туплау, яңа ел маҗаралары, виртуаль чынбарлык, гитарага кушылып җырлау,  кызыклы IT-проектларны тормышка ашыру, остаханәләр, яраткан әйдаманнар белән кабат очрашу – болар барысы да бу сменада булачак. Лабораториянең җитәкчесе Ләйсән Сабитовадан смена хакында тулырак белештек.

- Ләйсән, программа кайсы сыйныф укучылары өчен? Кем катнаша ала? Лабораториядә укучылар гына әлеге сессиягә бара аламы?  

Юк, 6-11-нче сыйныфта укучылар катнаша ала. Укыту программасы 2 өлештән торачак: лабораториядә бер ел дәвамында белем алучылар һәм яңа укучылар. Һәр укучы да үзе өчен кызыклы булган юнәлешне сайлап алып, шул өлкәдә белем туплый алачак.

- Уку-укыту программасы турында бераз сөйләп кит әле.

Укыту программасы мәгълүмати техноологияләргә барып тоташа. Программалаштыру, сайтлар ясау, системалы администрацияләү, видеомонтаж, информатика буенча БДИ әзерлек.

- Лабораториядә бит БДИ әзерлек юк дип беләбез. Ни өчен монда кертергә булдыгыз.

- БДИ – бүгенге көндә бик кирәкле әйбер, үзегез дә беләсез. Бу сессиядә без балаларга бу өлкәдә күбрәк белем бирергә тырышырбыз,  югары уку йортларына керергә ярдәм итәрбез.   

- Шәп! Укытучылар турында да бер-ике сүз әйтеп китсәң.

Лабораториядә ел дәвамында укыткан кешеләр белем бирәчәк. Шулай ук Татарстанның югары уку йортлары студентлары, аспирантлары да безнең белән булачак.

- Укы-укыту программасыннан тыш күңел ачу чаралары да күздә тотыламы?

Укытучылар белән уку-укыту программасын әзерләсәк, әйдаманнарыбыз кызыклы чаралар уздыру өстендә эшлиләр. Яңа ел каникулларына туры килгәч Яңа ел Бал маскарады, саф хавада квестлар уздыру, чаңгы, чанада шуулар да булачак.  

- Нәтиҗә ясап, бу смена балаларга нәрсә бирәчәк?

- Яңа белем, яңа хис-кичерешләр, онытылмаслык кышкы каникуллар, шулай ук бу мәктәптә белем алдым дигән сертификат. Дәресләр IT юнәлешендә булса, остаханәләр шәхес үсешенә күбрәк багышланачак. Кыскасы, шәп булачак. Безнең агымга кушылыгыз. Гаризаны монда тутырырга мөмкин.