Сәләттә яңа сезон һәм киләсе җәйгә әзерлек кире кайтырга

Новый сезон и подготовка к лету-2020 в Cәләт

«Сәләт» яшьләр үзәге хезмәткәрләре «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә катнашты. Анда яңгыраган кайбер сорауларга җавапны сезгә дә тәкъдим итәбез.

СƏЛƏТ АЛАННАРЫНДА ШАРТЛАР ЯХШЫРЫРМЫ?

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова: «Безнең Лаеш районындагы «Йолдызлы» базасында капиталь ремонт бара, киләсе жəйгə аны өлгертергə тиешлəр инде. Балалар тора торган 7 йорт, хезмәткәрләр тора торган йортка, ашханәгә капиталь ремонт ясала. Балалар моңа кадәр бәдрәфкә, юынырга тышка чыкса, хәзер туалет та, юыну бүлмәләре дә алар торган йортларда урнашачак.

Ә гомумəн алганда, Сəлəттə шартлар яхшы, быел форумда һəрбер чатырда хəтта караватлар да бар иде. Кыр шартларында эшли торган чатырлы форумда бу! Һәр уку-укыту чатырында кондиционер эшләп торды: җылы көндә – суытты, суык көндә җылы һава бирде. Шартларны ел саен яхшыртырга тырышабыз!»

ӘЙДАМАН БУЛЫР ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ КИРӘК?

Сәләтнең профильле аланнары координаторы Игорь Смирнов: «16-нчы октябрьдә «Әйдаманнар мәктәбе» старт ала. Егет-кызларны киләсе җәйнең аланнарында әйдаман булу өчен әзерлибез. Анда теләге булган һәм 18 яше тулган һәр студент катнаша ала. Төп шарт – татар телен белү. Нинди югары уку йортында укуы мөһим түгел, педагог булсынмы ул, башка төрле профессиягə укысынмы – без алай сайламыйбыз. Хəтта икенче шәһәрләрдә укысалар да, куркыныч түгел: дəресләрнең онлайн форматы бар. Команда туплаганда исə 50 процентны сыналган, тəжрибəсе булган əйдаманнар тəшкил итə, калган 50 проценты – яңа əйдаманнар. Шулай да педагогика юнәлеше буенча белем алучы студентларны аеруча көтеп калабыз. «Әйдаманнар мәктәбенә» йөрер өчен безнең рәсми сайтка кереп, гариза калдырырга кирәк. Бүгенге көндә 2020-нче елның җәендә эшләячәк аланнарга әзерлек бара: аланнар исемлеген туплыйбыз, үткәрелү урыннарын барлыйбыз. Киләсе елга аланнар саны кимемәс, дип уйлыйбыз, бәлки, әле артып та китәр.

СӘЛКЕШ БУЛЫР ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?

Моның өчен Сәләтнең рәсми сайтына кереп, теркәлергә һәм электрон портфолионы тутырырга, анда барлык уңышларыңны күрсәтергә кирәк. Нинди аланга барырга теләвеңне күрсәтергә дә онытма. Һәр аланда конкурс төрлечә. Кайбер аланнарда хәтта бер урынга 10-15 кеше дәгъва кыла.

ФИЗИК МӨМКИНЛЕГЕ ЧИКЛЕ БАЛА СӘЛКЕШ БУЛА АЛАМЫ?

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова: «Без бернинди дә чикләүләр куймыйбыз. Андый бала килергә тели, әти-әнисе җибәрергә риза икән, без аны кабул итәбез. Биләрдәге «Фәнсар» үзәгендә физик яктан мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсус җиһазландырылган йорт та бар».