Бәхетнең яңа дулкынында кире кайтырга

Новая волна счастья

Сәләт берләшмәсенең җәйге кампаниясе кызганнан-кыза бара. Болгарда IV Төбәкара «Болгар-Туган тел» палаткалы лагеренең беренче сменасы ахырына якынлашты. Лаеш районында урнашкан «Звездный» ял һәм сәламәтләндерү лагерендә «Сәләт-Тел», Биләрдәге «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә исә «Осталар бистәсе» аланнары дәвам итә.

Бу җәйдә  Сәләтнең 25 профильле сменасы узачак. Алар арасында традициягә кергәннәре дә, быел беренче тапкыр эшлиячәкләре дә бар. Биредә 15 мең сәләтле бала һәм яшьләр катнашуы көтелә.

Сәләт сменалары ул – татар телле уникаль мохит. Биредә кабатланмас уку-укыту, мавыктыргыч мәдәни-күңел ачу, спорт программалары эшли, үз эшенең осталарыннан остаханәләр уздырыла.

28-нче июнь көнне Сәләт җәйге кампаниясенең 2-нче сменасы старт алачак. Татарстанда гына түгел, Чувашия, Башкортостан Республикаларында, Самара шәһәрендә Сәләт аланнары үз эшен башлап җибәрәчәк. «Азнакай», «Байлар Cабасы», «Батыр», «Биләр каласы», «Болгар», «Бөгелмә», «Буа (Гайрәт)», «Кандракүл», «Раушан», «Рухият», «Самара» һәм «Яр Чаллы» сменалары сәлкешләрне көтә.

Сәләт сменаларында төрле яктан үсеш, иркен үзаң һәм фәнни белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган.

Кабатланмас Сәләт мохите баланың сәләтен ачарга, аны үстерергә мөмкинлек тудыра.

Сәләт низамәтләренең берсе менә ничек  яңгырый: «Без яхшылыкка тартылып үсәбез, начарлыктан этәрелеп түгел».

Берләшмә 1994-нче елда оештырылган иде. Ике дистә тарихына ул үзендә 90 мең баланы, укытучыларны, остазларны туплый алды. Сәлкешләр әле дә беренче әйдаманнарын, аланнарының сөрәннәрен хәтерли, истәлек итеп сары галстукларын, сары футболкаларын саклый.

Альбина Кадирова, «Сәләт-Шәхес 2017» аланы директоры:

- Һәр җәйге профильле аланның үз юнәлеше, үзенчәлеге бар. Һәр директор командасы белән бергәлектә 100%-ка эшли: һәр баланың җәе онытылмаслык булырга тиеш. Гариза калдырып сез үзегез дә бу сүзләрнең дөреслеген тикшереп карый аласыз. Сәләтне сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый. Аны тоеп карарга кирәк. Минем өчен Сәләт гадәти яшьләр оешмасы гына түгел, ә сулар һавам да, тормышым да.

Диләрә Хәлитова, «Сәләт-Биләр каласы 2017» сменасы директоры:

- Мин Сәләттә инде 6 ел. Шушы вакыт аралыгында ул минем икенче гаиләмә әверелде. Сәлкеш булганда ук әйдаман булу турында хыяллана башладым. Беренче «Әйдаманнар мәктәбе»м 2014-нче елда узды. Шул ук елны әйдаман булу бәхетенә дә ирештем. Шушы энергия белән илһамланып эшчәнлегемне дәвам иттем. Былтыргы җәемне «Сәләт-Биләр каласы» белән бәйләдем. Барлык балалар да бу аланны минем шикелле үк яратсыннар өчен барын да эшләрмен!

Булат Вәлиуллин, «Сәләт-Самара 2017» сменасының өлкән әйдаманы:

- Сәләт минем өчен бик кадерле.  2011-нче елда ничек килгәнемне әле дә хәтерлим. Сәләт мине шәхес буларак тәрбияләде. Биредә КВН уйнадым, иҗат, фән белән шөгыльләндем. Бик күп дусларым булуы өчен дә Сәләткә рәхмәтлемен. Бу елның гыйнварында Самарада яңа алан ачып җибәрдек. Әлеге шәһәрдә актив рәвештә Сәләт клубы эшләп килә. Тулы бәхет өчен шушы смена гына җитми иде. 7 көнлек кышкы сменаны да матурлап уздыра алдык. Балалар гына түгел, үзебез дә бик канәгать калдык. Әлеге хис-кичерешләр башка беркайда да кабатланмас! Нибары бер атна эчендә 43 баланың якын кешееңә әверелүен көтмәгән идем. Шуңа да кабаттан шушы сменага кайтырга вәгъдә бирдем. Бүгенге көндә мин һәм командабыз кызыклы программа уйлау белән мәшгуль. Самара илебезнең космос белән бәйле шәһәре булганга, сменада да галәм чаткылары бар.

Һәр алан турында тулы мәгълүмат selet.biz сайтының «Аланнар» бүлегендә күрсәтелгән. Гариазалар portfolio-selet.ru сайтында кабул ителә, биредә башта теркәлү узу кирәк. Портфолиогызда барлык казанышларыгызны күрсәтергә онытмагыз.

Гади 3 адым һәм кабатланмас җәй сезне көтә!