«Хәзинә»дә «Биләр. 1236-нчы елның көзе» исемле күргәзмә уза кире кайтырга

Цикл лекций на выставке «Биляр. Осень 1236 года»

18-нче октябрьдән башлап Казан шәһәренең  «Хәзинә» милли музеенда  «Биләр. 1236-нчы елның  көзе» исемле күргәзмә кысаларында лекцияләр узачак.

18-нче октябрь , 15.30,  Константин Руденко: «Биләр каласының бүгенге тормышы» 

26-нчы октябрь, 17.00,  рәссам Булат Гыйльванов белән очрашуТема: «Рәссам һәм вакыт. (Биләр образында)».

25-нчы ноябрь,  12.00,  «Биләр каласы легендасы» темасына  арт-симпозиум.  Модератор – Казан дәүдәт сәнгать һәм мәдәният иституты укытучысы,  Рәсәйнең рәссамнар берлеге әгъзасы Шамил Мотыйгуллин.

Күргәзмәдә Булат Гыйлванов картиналарыннан тыш, Казан федераль университеты музей комплексы фондларыннан алынган археологик артефактларны, кайчандыр Бөек шәһәрнең калдыкларын, төрле табылдыкларны, казылмаларны, китап текстларының фрагментларын, археологик казу вакытында төшерелгән фоторәсемнәрне дә күрергә мөмкин.

Галереягә килүчеләр рәссам Булат Гыйлванов эшләре аша Биләрдәге 1236-нчы ел көзенә эләгә ала. Әлеге күргәзмәне оештыруга төп сәбәпче – археолог, тарих фәннәре кандидаты Константин Руденконың әле яңа гына табадан төшкән «Биләр. 1236-нчы елның  көзе» дигән китабы. Ул кайчандыр мәдәни һәм сәүдә үзәге булган шәһәрнең соңгы көннәренә багышланган. Константин Руденко танылган рәссам, Муса Җәлил исемендәге Дәүләт һәм Бакый Урманчы премияләре ияләре Булат Гыйлванов белән берлектә Биләр шәһәрен каһарманнарча яклау картинасын булдырганнар.

Күргәзмәдә шулай ук рәссам тарафыннан Константин Руденконың «Биләр. 1236-нчы елның  көзе» исемле китабы өчен ясалган 18 иллюстрациясе тәкъдим ителгән. Рәссам һәм язучының очрашуы очраклы килеп чыга. Дөрес, моңарчы Булат Гыйлвановның нәкъ шул исемдәге картинасы да була. Шулай ук «Алтынчәч» һәм «40 кыз» серияләре Биләр темасына багышланган. Булат Гыйлванов легендар персонаж һәм образлар аша үз халкының тарихын күрсәтергә тырыша. Башка картиналар исә китап өчен махсус ясала.

Күргәзмә 2017-нче елның  31-нче октябренә кадәр дәвам итәчәк.

Сәләт активистлары! Сезгә дә әлеге күргәзмәгә барып Биләр каласы тарихы белән якыннанрак танышырга тәкъдим итәбез.

Уздырылу урыны:  Казан шәһәре, Кремль, 12-нче йорт.
Белешмәләр өчен телефон: 5678-0435678-058
сайт: izo-museum.ru/hazine.