Хыялга бер адым ← кире кайтырга

Сәләт – синең йөрәгеңдә, күңелеңдә, уйларыңдамы? Син аланның нәрсә икәнен беләсең? Белемнәр, хис-кичерешләр белән бүлешергә әзер торасың, балаларны яратасың? Әйдаман булырга хыялланасың? Сәләт йортында уздырылган махсус дәресләргә йөрдең? Димәк, хыялыңны чынга ашырырга менә дигән вакыт. Тизрәк, 29-нчы гыйнвардан 2-нче февральга кадәр әйдаманнар әзерләү мәктәбе – «Әйдаманнар мәктәбе»нә гариза җибәр һәм «Байтик» балалар сәламәтләндерү лагерендә вакытыңны файдалы уздыр.
Әлеге мәктәптә катнашу – бушка. Нибары, portfolio-selet.ru сайтында гаризаны калдырырга һәм татар телен белү дәрәҗәсен тикшерер өчен эссе язырга кирәк. Эссе язуның вакыты оештыручылар тарафыннан гыйнвар аенда хәбәр ителәчәк.
Мәктәптә дәресләр интенсив форматта узачак.
Әйдаманнар мәктәбе – Сәләт берләшмәсенең мөһим проектларыннан берсе. Ул җәйге профильле сменаларга әйдаманнар әзерләү өчен команда туплап, аларны ел дәвамында укытуны үз өстенә ала. Әйдаманнар төрле юнәлештә эш алып баралар: сәләтле балалар белән эшли белү, командада үзеңне күрсәтү, Сәләт традицияләрен өйрәнү, принципларын белү, сәләтлеләр өчен төрле чаралар уйлап табып уздыру.
Балаларга онытылмаслык җәй бүләк итик! Сине Сәләт командасына көтеп калабыз!