Ел дәвамында Сәләт ритмында кире кайтырга

Целый год в ритме Сәләт

Сәләт клублары  –Татарстан буенча гына түгел, чит төбәкләрдә дә актив рәвештә яшьләр мохитен һәм туган телебезне үстерү һәм популярлаштыру өстендә эшләүче Сәләт берләшмәсенең  күз нуры.

Биләр каласында узган Сәләт клубларының VI семинарында 13 клуб катнашты, шуларның икесе яңалар: Казан шәһәренең 9-нчы гимназиясе һәм 147-нче номерлы мәктәп.

Клуб эшчәнлеге һәм еллык план турында безгә Сәләт клубы президенты Игорь Смирнов сөйләп узды.

- Сәләт клубы – ул...

- Сәләтнең төрле яшьтә булган активистларның берләшкән мәйданчыгы. Клуб эшчәнлеге оештыру сәләте булганнарга төрле яклап ярдәм итү мохите дә.

- Семинарлар уздыруның максаты нидән гыйбарәт?

-  Семинарның максаты, беренчедән, яңа уку елын дөрес башлап җибәреп, еллык план төзү.  Икенчедән, яңа дуслар табу, башка клублар белән танышып, идеяләр, фикерләр белән уртаклашу.

- Семинарның эшчәнлеге нинди юнәлешләр буенча үткәрелде?

- Һәрвакыттагыча өч юнәлеш буенча: дәрт, дарман һәм фәһем. Һәр юнәлеш буенча яңа проектлар тудыру һәм аларны популярлаштыру, татар теле дәрәҗәсен күтәрү төп максат. Бу юнәлешләр белән генә чикләнмичә, медиа юнәлешенә дә игътибар иттек. Бүгенге көндә үзегез беләсез интернет заманында яшибез. Үз эшеңне дөрес итеп яктырту бик кирәк.

- Быел нинди проектларны тормышка ашыру турында уйландыгыз?

- Һәр семинарда клублар юл картасын төзеп, ел дәвамында шуның нигезендә эшчәнлек алып баралар. Бу семинарда да алар эшләнде. Юл картасында төрле юнәлешләргә караган проектлар бар, иң мөһиме, уку-укыту юнәлешенә игътибар артты.

- Игорь, үз клубыңны ачып җибәрү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

- Иң мөһиме – теләк, әлбәттә. Һәр уку елы башында ачык ишекләр көне уздырыла. Шуннан соң теләкләре булган активистларны без семинарга чакырабыз. Беренче тапкыр катнашырга килүчеләр булганда без инде шунда ук аңлыйбыз, димәк, теләкләре зурдан.

-  Катнашучыларның сәләтен ничек бәялисең?

- Эшләргә теләкләре һәм сәләтләре зур. Иң мөһиме, бер төпле команда булдырып, бердәм эшләү һәм башка клублар белән тыгыз элемтәдә тору. Елдан-ел катнашучылар саны да, сәләтләре буенча да күрсәткечләр шатландыра. Семинарлар уздыру стимул булып тора.   

- Семинарлар уздыру клуб эшчәнлегенең стимулы булып тора дисең. Бу семинарда син шуңа тагын бер кат инандыңмы? 

- Әйе, Сәләт атмосферасы Татарстаннан гына түгел, ә башка төбәкләрдән булган сәлкешләрне берләштерде һәм киләчәккә эш башлап җибәрергә илһамландырды.

Сәләт медиа-мәктәбе укучысы Алинә Сысоева