«Ел әйдаманы» кире кайтырга

«Айдаман года»

Февраль аенда «Сәмрух» ел премиясенең җиңүчеләрен ачыкладык. Тәкъдим ителгән 8 номинация арасыннан иң-иңнәрне билгеләдек. «Ел әйдаманы» исеменә «Сәләт-Батыр» әйдаманы Фәннур Шайхетдинов лаек булды. Хис-кичерешләрен белү максатыннан, Фәннур белән әңгәмә кордык.

Фәннур, үзең белән таныштырып үт әле.

Мин КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институның география бүлегендә 3 курста белем алам. Буш вакытымда балык тотырга, футбол уйнарга, уемдагы кызыклы идеяләрне чынга ашырырыга яратам.

Сәләткә ничек килеп эләктең?

Сәләттә мин 2010-нчы елдан бирле, сәлкеш буларак «Сәләт-Шәхес», «Сәләт-Раушан» аланнарында ял иттем, Биләр форумында оештыручы булып та эшләргә өлгердем. Аннан «Сәләт-Раушан», «Сәләт-Осталар бистәсе», «Сәләт-Батыр» аланнарында әйдаман булдым. Болардан тыш «Әйдаманнар мәктәбе» һәм «Әйдаманнар ярышында», заманында Сәләт оештырган футбол ярышларында һәм, әлбәттә инде, «Безнең фикер» дебатлар лигасында катнаштым.

Син «Ел әйдаманы» номинациясендә җиңү яуладың. Чын әйдаман нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген син беләсең димәк.

Минем фикеремчә, әйдаман үз эшенә җаваплы карый белергә тиеш. Шул ук вакытта юмор хисенә, мәрхәмәтлелек, креативлык, лидерлык кебек сыйфатларга ия булырга тиеш.

Бу җәйне кайсы аланга барачагыңны хәл иттеңме әле?

Быел «Сәләт-Батыр» аланында өлкән әйдаман булачакмын. Сәлкешләргә менә дигән смена ясау өчен көчемне кызганмаячакмын!

Ә Сәмрух премиясендә җиңәрмен дип уйладыңмы? 

Дөресен генә әйткәндә, юк. Зур сюрприз булды ул минем өчен! Ул көнне башым бик күп уйлар белән тулган иде, «Сәмрух» премиясе  турында уйламаска тырыштым. Сәләттә мондый уңышка ирешүемә бик шатмын. Сәләт безнең өчен, чын мәгънәсендә, зур бәйрәм оештырды. Миңа гына түгел, барлык килгән кешегә ошагандыр, шигем юк.

Бүләкләү вакытында исемеңне әйткәнче нинди хисләр кичердең?

Бүләкләү вакытында исемемне әйткәнче йөземдә әллә ни эмоцияләр булмаса да, эчемнән дулкынландым. Исемемне әйткәч шундый җиңел булып китте. Тырышуларым бушка китмәгән икән. (Көлә)

Ярышка эзерләнгәндә көндәшлектән куркмадыңмы? 

Гомумән, белгәнегезчә, ярыш берничә этапта үтте. Башта Әйдаманнар ярышында җиңеп, аннан соң тагын жюри алдында үзеңне күрсәтергә кирәк иде. Катнашкан әйдаманнар барысы да шундый шәп, уңган-булганнар – шуңа бу конкурста җиңү авыр, минемчә. Фәнил, Чулпан һәм Ләйсән – бик көчле әйдаманнар, минем өчен аларның һәркайсысы ел әйдаманы исеменә лаеклы.

Сәләтлеләргә теләкләрең?

Беренче чиратта, миңа ярдәм иткәннәргә, миңа ышанганнарга зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Җиңүемә әле һаман да ышанып бетә алмыйм! Сәләткә барысы өчен дә зур рәхмәт! Тагын да югары биеклекләргә күтәрелермен дип ышанып калам. Ә сәлкешләрне «Сәләт-Батыр»га чакырып каласым килә. Сүз бирәм, смена бик кызык үтәчәк!

Сәләт Медиа мәктәбе укучысы Ләйсән Миннуллина