Айгөл Вәлиуллина Сәмрух сынын алачак кире кайтырга

Айгуль Валиуллина получит заветную статуэтку


«Сәмрух-2017» ел премиясендә катнашу өчен гариза кабул итү кампаниясе бара. «Ел директоры», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел аланы», «Ел сәлкеше», «Ел  клубы», «Ел кулдашлары» һәм «Сәләт җырлый» номинацияләрендә катнашырга теләк белдерүчеләр сайлап алуның 4 этабын узарга тиеш булачак. Бары тик «Ел әйдаманы» номинациясенең җиңүчесе инде билгеле. Ул – Айгөл Вәлиуллина! Котлыйбыз!

 

20-23 октябрь көннәрендә Биләр каласының «Фәнсар» үзәгендә «Әйдаманнар ярышы» бәйгесе уздырылган иде.  «Премьер-лига» турының барлык этапларын уңышлы узып, Айгөл җиңүче рәтендә булды. Ничек? Айгөл белән аралашканнан соң белдек.

- Айгөл, Сәләт синең өчен нәрсә ул?

- Сәләт – бүгенге көндә минем күңелемә иң якын булган урын, монда дуслык, монда үз өстеңдә эшләү, үсеш, меңләгән сәләтле яшьләр мохите.  

- Үзеңнең әйдаманлык эшчәнлегең белән якыннанрак таныштырып кит әле. Кайсы елны һәм кайсы сменада син беренче тапкыр әйдаман булдың?


- 2016-нчы елда 1-нче курсны тәмамлагач «Сәләт-Раушан» сменасында булды ул. Бу сменада 2014-2015-нче елларда сәлкеш булган идем. Әйдаман булу, әлбәттә, күңелемә бик ошады.

- Ни өчен әйдаман булырга теләк туды?


- Сәләткә беренче тапкыр килеп кергәч, алга таба тормышымны Сәләт белән бәйләрмен дип мин бер дә уйламаган идем. Ләкин һәр сәлкешнең бүгенме, иртәгәме әйдаман булып карыйсы килү хыялы барын аңладым. Кызык та, кызганыч та, ләкин сәлкеш булган вакытта без вакытны ашыктырганбыз икән бит дип уйлап куям хәзер. (Көлә).

- Күңелеңдә истә калган смена кайсы? Ни өчен?


- «Сәләт-Раушан 2016», «Сәләт-Самара»ның кышкы сменасы һәм «Сәләт-Самара 2017». Һәрберсе үзенчәлекле, бер-берсенә охшамаган. Барысы да йөрәгемә якын, аерып әйтә алмыйм. Барлык көчеңне биреп эшләсәң, һәр сменадан да ямь табасың.

- Балалар белән эшләүдә иң авыры нәрсә синеңчә?


- Гомумән, ел саен сменаларга барган саен бик күп тәҗрибә туплыйсың. Әле барысына да төшенеп бетмәгәнлегеңне аңлыйсың. Дөресен әйтәм, беренче ел әйдаман булып баргач, мин бу эш бик җиңел икән дип уйлаган идем, ләкин елдан-ел шуны аңлыйм: әйдаман эше авыр да, күп көч тә таләп итә торган хезмәт икән. Иң мөһиме, сынауларга бирешмәскә кирәк.

- Бәйгедә иң авыры нәрсә булды?


- Авыр дип..... Аерып әйтә дә алмыйм инде. Ләкин узган ел белән авыррак булганын сиздем үзе. Бәйгене ике лигага бүлеп дөрес эшләгәннәр дип саныйм. Үз сәләтеңне тагын да ачу өчен менә дигән мөмкинлек.

- Җиңәрмен дип көттеңме? Исемеңне ишеткәч нинди хис-кичерешләр кичердең?


- Җиңәрмен дип бер дә уйламаган идем. Чөнки барлык катнашучылар да бик көчле иде. Исемемне ишеткәч, шунда ук елап җибәрдем. Шатлык яшьләре иде инде, әлбәттә. Шуннан соң тынычланып, үз хезмәтемә үзем үк анализ биреп карадым: барысын да дөрес эшләдемме икән дигән сорау белән берникадәр вакыт уйланып йордем.

- Синеңчә, тагын кем җиңүгә лаек иде?


- Барлык әйдаманнар да  бик яхшы әзерләнгәннәр иде, һәрберсе дә җиңүгә лаек иде. Гомумән бу бәйгедә бер-береңнән көнләшү хисе юк иде, бәйгегә барыбыз да бергә әзерләндек, бер-беребезгә ярдәм иттек.

- Ничек уйлыйсың, ни өчен нәкъ менә син җиңүгә лаек булдың?


- Авыр сорау. Шуны гына әйтеп узасым килә: бәйге вакытында миңа бик күп дусларым шалтыратып уңышлар теләделәр. Аларга бик зур рәхмәт! Шулай ук кураторларга, бәйгенең оештыручыларына һәм Сәләт берләшмәсенә зууур рәхмәт.  

- «Сәмрух» ел премиясендә иң-иңнәр арасында булу каушатамы?


- Әлбәттә. «Ел әйдаманы 2017» исемен алу гына түгел бит ул, ә әйдаманлык эшчәнлегеңә берникадәр нәтиҗә ясау һәм киләчәктә дә бу лаеклы исемгә тап төшермәү дә әле ул.

- Киләсе елларга да әйдаман булу теләгең бармы?


- Әйе. Тормышымны Сәләтнең җәйге аланнарыннан  һәм сәлкешләрдән башка күз алдына да китерә алмыйм. Яңа аланнарда үземне сынап карыйсым килә. 1, 3 һәм 4-нче сменаларда бер тапкыр да булганым юк. Аларда да эшләп карыйсым килә. Кем ролендә – анысы мөһим түгел әлегә.

- Айгөл, безнең командада булганыңа без бик шат. «Сәмрух»та очрашканга кадәр.