«Ел аланы 2017» кире кайтырга

«Алан года 2017»

Ниһаять, бүген кичке 18:00 Сәләт Йортында «Сәмрух» премиясе кысаларында үтүче «Ел аланы» номинациясенең сайлап алу туры узачак. «Сәмрух» сынына ия булыр өчен киләсе 6 алан көч сынашачак: 

• «Сәләт-Биләр каласы» 
• «Сәләт-Санак» 
• «Сәләт-Самара» 
• «Сәләт-Азнакай» 
• «Сәләт-Иске Казан» 
• «Сәләт-Раушан» 

Җиңүчене киләсе критерийларга нигезләнеп сайлыйлар: 

• Алан катнашучыларының шәһәр, республика, ил дәрәҗәсендә булган казанышлары; 
• Үз методик эшләнмәләр барлыгы; 
• Алан юнәлешенә туры килә торган программа сыйфаты (белем бирү, мәдәни-массакүләм һәм укудан тыш программалар, идеология); 
• Аланның эшчәнлеген район, республика, ил массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту; 
• Ел дәвамында аланның юнәлеш һәм тематик эшчәнлеген тормышка ашыруы; 
• Татар мохитен булдыручы чаралар һәм ысуллар; 
• Аланның 2016-2017-нче еллар дәвамында булган казанышлары. 
Сезне шулай ук бүгенге жюри әгъзалары белән дә таныштырып китик: 
• «Сәләт ветераннары клубы» рәисе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты социаль үсеш идарә җитәкчесенең урынбасары – Алмаз абый Хәбибуллин 
• Сәләтнең күп кенә проектларына үз өлешен керткән, Сәләт ветераннары форумы җитәкчесе, «Сервис Стиль» мебель компаниясенең генераль директоры – Лениза апа Ризванова 
• Сәләтебезнең остазы, тарих фәннәре докторы, археолог, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы – Фаяз абый Хуҗин 
• Сәләт ветераны, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты оештыру идарәсенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советы мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты эшчәнлеген таэмин итү бүлеге баш консультанты –Алсу апа Галимова 
• Казан Федераль Университеты доценты – Диләрә апа Якубова 
• «Татарстан Республикасының Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты – Элькин абый Искәндәров 
• «Идел» журналының баш мөхәррире – Радик абый Сабиров 
• «Сәләт» яшьләр үзәге директоры – Айгөл апа Габдрахманова 

«Сәмрух-2017» премиясенең партнерлары: «Түбәтәй» татар милли тиз туклану челтәре, SELETSTORE яшьләр киеме һәм аксессуарлар кибете, «Беседка» иҗат студиясе, «Rocket Records» тавыш яздыру студиясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Видимый свет» фото һәм видео студиясе, FUN24 күңел ачу һәм «Ихсан» тренинг үзәге.