«Ел аланы» ← кире кайтырга
2016-нчы елның төп вакыйгасы – Республикакүләм «Сәмрух» ел премиясенең бүләкләү тантанасы узды. Сәләтле балалар һәм яшьләр бар залны сихри энергетикага күмде. «Сәләт – безнең уртак хезмәтебез. Бергә үсәбез, бергә камилләшәбез. Бүгенге лауреатлар – инде зур җиңүчеләр», – дип белдерде «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов. Җиңүчеләр арасында «Сәләт-Рухият 2016» аланы вәкилләре дә бар. Алар «Ел аланы» исеменә лаек булдылар. Ни өчен нәкъ менә Рухият җиңүгә иреште? Бу хакта «Сәләт-Рухият» директоры Венера Галимова белән сөйләштек.
- «Сәләт-Рухият»тә синең тарихың ничек башланды?
- 2011-нче елда хореограф буларак чакырдылар, аннары инде әйдаман булдым.
- Ник «Рухият»не сайладың?
- Мин Сәләтне бик яратам. Ә чакыруын шушы аланга чакырдылар. Ризалашмас өчен сәбәп тапмадым.
- Аланыңны яратасыңмы?
- «Рухият» – иҗади алан, шуңа ул миңа бик ошагандыр да. Балалар саны буенча ул зур алан түгел, тик алар бөтенесе дә бик ачык һәм шаян. Ел саен сменада дус-тату гаилә мохите хөкем сөрә.
- «Сәмрух 2016» премиясендә катнашырга сине нәрсә этәрде?
- Аланыбыз белән былтыр да катнашкан идек. Җиңүгә бераз гына җитми калды, шуңа да быел көчебезне тагын бер кат сынап карарга булдык.
- Ярышка ничек әзерләндегез?
- Уртак максатыбыз, һәр кешенең үз бурычы бар иде. Әзерлек шуңа да бик җиңел барды.
- Чыгыш ясаган вакытта нинди хисләр кичердең?
- Һәр чыгыш та дулкынланусыз узмый. Тик дулкынлану безгә яхшы чыгыш ясарга комачау итмәде.
- Җиңүегезгә ышандыгызмы?
- Әлбәттә. Тик һәр катнашучы да җиңүгә лаек иде.
- Ә җиңүегезне ишеткәч?
- Әйтеп-бетергесез бәхет һәм шатлык хисләре кичердем.
- Синең өчен «Сәмрух» премиясендә җиңү нәрсә ул?
- Бәйгедә җиңү – безнең эшчәнлегебезгә бәя бирү. Ә «Сәмрух 2016»да катнашу җәй алдыннан бер дигән старт булсын иде!
Сәләт медиа-мәктәбе укучысы Лия Мифтахетдинова