Әлфия Шакирҗанова «Таврида» форумы грантына ия булды! кире кайтырга

 Альфия Шакирзянова обладатель гранта форума «Таврида»
Сәләт Форумының медиа-командасы әгъзасы Әлфия Шакирҗанова «Таврида» форумы грантына ия булды!

Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә кайнаучы яшьләрнең «Таврида» форумы Кырымда инде бишенче ел рәттән уздырыла. Бу – профессиональ берләшмәләр барлыкка китерә һәм яшь мәдәният эшлеклеләренә иҗади мохит тудыра торган форум. Катнашучылары – 18-35 яшьлекләр, иҗади вуз студентлары һәм чыгарылышлары, иҗади мохиттә кайнаучылар. 2019-нчы елда форум майдан октябрьгә кадәр уза, барлыгы 15 тематик сменаны үз эченә ала. Әлеге сменаларда бөтен ил буенча барлыгы 6 мең яшь кешенең катнашуы көтелә.
Әлфия дә шундый бер сменадан грант белән кайтты!

– Әлфия, чын күңелдән котлыйбыз сине! Форумнан алган хисләрең белән уртаклаш әле...

– Форумга бару өчен, миңа тулы метражлы фильм төшерергә туры килде – моны мин шаярып шулай җавап бирәм. Чынлыкта болайрак булды: мин «Не называй меня Вася» дигән тулы метрлы фильм төшереп, Бөтенроссия дебютантлар Питчингының шорт-листына эләктем. Анда фильмымны тәкъдим иттем һәм «Таврида»га бару хокукына ия булдым. Форумга конкрет проект белән барырга һәм грантка дәгъва кылырга кирәк иде.

– Син форумда нинди юнәлештә катнаштың?

– Мин гаризамны ВГИК мәктәбенә, видеоконтент сменасына тапшырдым.

– Ә ни өчен экология юнәлешендәге проект белән катнашырга булдың?

– Соңгы вакытта мине Җир шарының экологик торышы, бу хәлгә кешеләрнең мөнәсәбәте бик борчый. Шуңа күрә фильмны шушы темага төшерергә булдым. Чүпне аерып түгү һәм көнкүрештә пластик куллануны киметү турында фильм төшерергә телим. Фильмның төп герое – Татарстанда «эко-агартучы» Кира. Аның максаты – экологик (һәм бәхетле!) яшәү рәвешен булдыру.
Әлеге фильмны караганнан соң, һәркем экологик яшәү рәвешен сайларгамы-юкмы дип уйлана алачак. Ул экология культурасы нигезләрен ачып бирәчәк.

– Бу фильмны кайчан төшерә башларга уйлыйсың? Һәм аны кайчан карый алачакбыз?

– Фильмны төшерүгә әзерлек эшләре сентябрьдә башланачак, октябрьдә инде төшерә башларга, ә мартта эшне төгәлләргә уйлыйбыз. Графиктан тайпылмыйча барсак, фильмны 2020нче елның язында карап булачак.

– Киләсе елга да форумда катнашып, тагын да зуррак үрләр яулау теләге бармы?

– Әлбәттә, бар! Шуңа күрә киләсе елга да эләгергә тырышачакмын. Ул инде яңа проект, яңа биеклек булачак.