«Талантлар белән идарә итү» бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе кире кайтырга

Всероссийская научно-практическая конференция «Управление Талантами»

24-25-нче ноябрь көннәрендә Иннополиста «Талантлар белән идарә итү» бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Конференциядә республика, бөтенрәсәй һәм халыкара оешма вәкилләре белән эшләүче сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр, технопарклар, лицей-интернатлар; магистрантлар һәм аспирантлар, югары уку йортлары; галимнәр, остазлар һәм белгечләр чыгыш ясавы көтелә.

Оештыручылар: «Университет Талантов» оешмасы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы.

Оператор: Татарстан республика яшьләр иҗтимагый  «Сәләт» фонды.

Конференциянең максаты  фәнни яктан кеше капиталын үстерү, бәя бирү, уку йортларында, оешмаларында, бизнес өлкәләрдә яшьләр белән эшләүне, инновацион өлкәдә фәнни яктан ачу. Соңгы вакытта талантлар белән идарә итү безнең илдә генә түгел, дөньякүләм дәрәҗәдә дә актуаль тема булып тора. Чөнки нәкъ талантлы яшьләр – илебез киләчәгеШул максаттан «Университет Талантов» республикабызда Фәнни мәктәп булдыру өстендә көч куя. Шул уңайдан елга берничә тапкыр төрле семинарлар уздырып, чит ил спикерларын да чакыра.  

Конференциядә катнашучылар өч юнәлештә эш алып барачак:

·  Дәүләт һәм шәхси оешмаларда талантлы яшьләрнең  интеллектуаль һәм инновацион потенциалын ачу һәм алга таба да үстерү;

·  Сәләтне мәгълүмати яктан ачарга ярдәм итү;

·  Педагог һәм остазларның сәләтлеләр белән эшләве.  

Конференциянең спикерлары һәм экспертлары:

Тимур Сөләйманов, «Сәләт» фондының башкарма директоры (Казан);

Динара Шакирова, химия фәннәре кандидаты;

Сергей Граськин, 1580-нче номерлы лицей директоры, профессор (Мәскәү);

Татьяна Сергеева, «Социаль идарә итү академиясе» проректоры, профессор (Мәскәү);

Оскар Рябов, III интеллектуаль интеграция институтының баш эксперты (Вена, Австрия);

- Jolana Laznibatová, CSc. PhDr. Bratislava, мәктәп директоры (Братислава, Словакия);

Шулай ук Уфа, Красноярск, Омск һәм башка шәһәрләрдән дә экспертлар киләчәк.

25-нче ноябрь көнне исә конференция кысаларында «Таланты мира: сәләтле яшьләргә ярдәм итү» семинары узачак. Монда 100-дән артык эксперт үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар.

Семинарның темасы: «Яшьләрнең сәләтләренә комплекслы бәя бирү».

Яшьләрнең чит ил тәҗрибәсеннән чыгып мәйданчыкларда фикер алышулары да күздә тотыла. Семинарда туган проектлар «Вестник Университета Талантов» фәнни-гамәли журналда дөнья күрәчәк.