«Сәләттәге бөтен яхшы нәрсә «TALKыш кәләве» мәктәбендә тупланган иде» кире кайтырга

«Все хорошее, что есть в Сәләт, было в выездной школе «TALKыш кәләве»

«Фәнсар» фәнни-белем бирү үзәгендә «TALKыш кәләве» инглиз теле клубының беренче күчмә мәктәбе үз эшен төгәлләде. Анда 7-11-нче сыйныф укучылары катнашты.

Күчмә мәктәпнең программасы, оештыру командасы һәм башка нечкәлекләре турында проектның җитәкчесе Диләрә Кәримуллина белән сөйләштек.

–  Күчмә мәктәп ничек узды?

–  Гомумән алганда – яхшы, ә балалар әйтүенчә, бик яхшы узды. Сменадан соң да элемтә саклансын өчен, Гугл форма булдырдык, һәм «Күчмә мәктәпкә тагын барасыңмы?» дигән сорауга бөтен бала да «Әйе» дип җавап бирде! Социаль челтәрләрдә дә бик күп уңай комментарийләр калдыралар. Менә шуннан соң эшлисе дә эшлисе килә! Мин командамнан, укытучылар һәм спикерлардан бик уңдым. Әйдаманнарны аерып әйтеп китәсем килә: Ризванова Камилә, Усманов Илдус, Миңнегулов Дамир, Хәнәфин Аяз (Dj), Камалиев Рафаэль. Нәкъ менә шушы кешеләр күчмә мәктәптә Сәләт атмосферасын булдырды һәм, әлбәттә, инглиз теле турында да онытмадылар.

– Программада нәрсәләр бар иде?

– Программа бик тыгыз булды. Күңелсезләнеп утырырга вакыт юк иде. Барысы да Сәләт Йортында башланды. Рәсми ачылышка Тимур Сөләйманов та килде. Аннары танышу уеннары, «Ice breaking» уйнадык. «Фәнсар»га килгәч, «TALKыш кәләве» проекты һәм гомумән Сәләт турында сөйләдек. Шуннан соң балалар отрядларга бүленде һәм үз проектларын тәкъдим итүгә әзерләнде. Проектның идеясе мондый иде: берәр ил уйларга һәм шунда үзеңнең Сәләт аланын булдырырга. Моны эшләгәндә сәлкешләрнең никадәр креатив булулары тагын бер тапкыр расланды. Әлбәттә инде, белем бирү программасыннан тыш, күңел ачу чаралары да булды. Karaoke night һәм Disco уздырдык.

Икенче һәм өченче көннәр төрле дәресләр һәм мастер-классларга бай булды. Укытучылар турында аерым әйтеп китәсем килә.

Эльвира Камалетдинова белән Елена Калитова «Oxford street» мәктәбендә укыталар. Мин алар белән «Discover KFU» аланында таныштым. Яхшы белгәч, «TALKыш кәләве»гә дә чакырырга булдым. Өченче укытучы – Эмилия Шакирова. Аны миңа Диләрә апа Сөләйманова тәкъдим итте. Хәзер минем тормышымда тагын бер шәп кешегә күбрәк. Безнең укытучыларның төп сере аларның материалны кызыклы итеп бирүендә, үз эшләре белән янып йөрүендә булгандыр дип уйлыйм. Бу яну балаларга да күчә.

Шулай ук без төрле квизлар һәм квестлар да уздырдык. Спикерларыбыз искиткеч иде: Нияз Растамович – ТР Президентының синхрон тәрҗемәчесе һәм КФУ укытучысы; Лю Манчжу – магистратураның беренче курс студенты. Балалар бик шатланды! Һәм барысы да инглизчә булды бит әле!

– Иң авыры нәрсә булды?

– Дөресен генә әйткәндә, мондый команда белән бөтенесе дә җиңел булды! Бөтен проблемалар да тиз арада хәл ителде. Ә иң кыены балаларны җыю булгандыр. Күчмә мәктәп беренче тапкыр гына узды, өстәвенә, уку елы уртасында булды бит.

– Командада эш ничек бүленгән иде?

– Һәркемнең үз эше бар иде. Минем командам иң яхшысы иде, дип кат-кат әйтә алам. Без проектны Камилә Ризванова белән башлап җибәрдек. Башлангыч этапта Миләүшә Сафина бик булышты, идея һәм логотипны уйлашты. Аннары безгә Дамир Миңнегулов кушылды һәм шулай чылбыр буенча дәвам итте. Илдус Усманов сөйләм клубы очрашуларына килә иде. Рафаэль Камалиевны Дамир чакырды. Ә Аяз Хәнәфинга 100% ышана идем, шуңа күрә ди-джей итеп чакырдым. Бер сүз белән әйткәндә – иң шәп кешеләр!

– Тиешле нәтиҗәләргә ирешелде дип саныйсыңмы?

– Һичшиксез! Әлбәттә, тагын да яхшырак итеп эшлисе килә. Шулай булачак та әле, мин моңа ышанам!

– Күчмә мәктәп катнашучылары белән элемтә дәвам итәчәкме?

– Әлбәттә! Һәр атнаны сөйләм клубы кысаларында очрашулар үтә, без анда кызыклы спикерларны чакырабыз. Теләге булган һәр кешегә керү ирекле. Менә икенче атнага дүшәмбе бик кызыклы кунак киләчәк. Аның турында тиздән инстаграмда үзебезнең @talkysh_klv сәхифәсендә язачакбыз. Идеяләр бик күп, тик алар турында сөйлисе түгел, аларны гамәлләр һәм нәтиҗәләр белән күрсәтәсе килә. Моның өчен безнең яңалыкларны күзәтеп барырга гына кирәк.

Камилә РИЗВАНОВА, күчмә мәктәп катнашучысы:

– Минем өчен «TALKыш кәләве» – ул тарих, без үзебез яза торган тарих. Проект әле күптән түгел генә барлыкка килде һәм аның күз алдында күчмә мәктәп дәрәҗәсенә үсүен күрү шундый рәхәт. Проектның җитәкчесе Диләрә Кәримуллинага зур рәхмәт! Ул уңышка ышанды һәм максатка юл ярып барды, ә без аның артыннан иярдек. Киләчәктә Сәләт атмосферасын бөтен телләрдә дә булдырып, тагын да үсәрбез дип ышанам!

Данил ЮРИНОВ, күчмә мәктәп катнашучысы:

– Беренчедән, проект үзенең белем бирү эшен җиренә җиткереп башкарды. Без телне тагын да яхшырак үзләштерсен өчен, оештыручылар инглиз телле мохит булдырган иде. Бу бик мөһим, чөнки мәктәптә сөйләм теле, «тере» тел өйрәнелми диярлек. Шәхсән мин, күчмә мәктәптән кайткач, гадәт буенча, берничә тапкыр сүзне инглиз телендә башладым. Икенчедән, күчмә мәктәптә мин яңадан Сәләт атмосферасына чумдым. Ихлас сөйләшүләр, күңел ачу, биюләр, җырлар. Сәләткә беренче тапкыр баручылар, күчмә мәктәпне сайлап, бик дөрес эшләгән дип уйлыйм, чөнки Сәләттәге бөтен яхшы нәрсә «TALKыш кәләве» күчмә мәктәбендә тупланган иде.