Кыр шартларында туры эфир! Катлаулы, әмма мөмкин эш! ← кире кайтырга
X Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумында «SeletLive» студиясе эшли. Кыр шартларында гамәлгә ашырыла торган проект тамашачыларны көн саен форум территориясендәге яңалыклар белән таныштыра, кызыклы интервью һәм репортажлар бүләк итә. Табигать кочагында турыдан-туры эфир ничек әзерләнә? Уникаль проект идеясе ничек туган? Проектның продюсеры Алмаз Сәмигуллиннан белештек.
– Алмаз, «Сәләт» форумында «SeletLive» студиясе булдыру идеясе ничек барлыкка килде?
– Форум территориясендә «SeletLive» инде икенче елын эшли. Идеясе көтелмәгәндә туды. Бер яманның бер яхшысы була, диләр бит: пандемия сәбәпле узган елны күп кенә ватандашларыбыз Биләргә килә алмый калды. Сәләт мохитен аларга да күрсәтәсебез килде. Кичке чаралардан турыдан-туры эфирга чыгарга кирәк дигән фикер тора-бара зур бер тапшыру, кичке шоу әзерләүгә кадәр барып җитте. Алып баручы, аерым сәхифәләр, кунаклар, иҗади номерлар барлыкка килде. Хәзер менә аерым студиябез, махсус чыгарылышларыбыз бар! Безне Сәләт дөньясы белән танышырга теләгән һәркем карый ала. Аудиториябез киң: сәлкешләрнең әти-әниләре, туганнары, дуслары, чит илләрдә яшәүче ватандашларыбыз Сәләт мохитен өйдән чыкмыйча да тоя ала.
– Кыр шартларында турыдан-туры эфирда эшли торган студия булдыру кыюлык та сорый...
– Әйе, туры эфирлар алып бару техник яктан шактый катлаулы. Кызганычка каршы, кытыршылыклар да була. Ләкин без кыр шартларында масштаблы проектлар эшләргә өйрәнәбез. Узган ел исә эфирны ничек әзерләячәгебезне күз алдына да китерә алмый идек. Күп әйберләргә эш барышында өйрәндек. Хәзер инде тәҗрибәбез бар. Контентның сыйфатын яхшыртырга тырышабыз. Без табигать кочагында эшлибез. Шуңа күрә, көтелмәгән сюрпризлар да булгалый: күңеллеләре дә, бераз кәефне кыра торганнары. Командабыз зур: режиссерлар, креатив тудыручылар, операторлар, алып баручылар бар. Һәркем үз урынында. Чылбырның бер өлеше генә булмаса да, структура таркалачак һәм эшен тиешенчә башкара алмаячак. Туры эфирда эшләү катлаулы, әмма мөмкин эш.
– «SeletLive» командасында кемнәр эшли?
– «SeletLive»та шәп мохит хөкем сөрә. Командада эшләүчеләрнең күбесе Сәләттә үскән кешеләр. Читтән дә белгечләр килде. Монда бар да гади: командада үз эшен яратып башкарган кешеләр. Максат – һәркем өчен уңайлы булган мохит тудыру. Шулай булганда гына югары нәтиҗәгә ирешергә була.
– Мондый проектны гамәлгә ашыру өчен күп чыгымнар да кирәктер?
– Без быел Яшьләр эшләре федераль агентлыгы һәм Ресурслар яшьләр үзәге оештырган Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы грантын оттык. Шул рәвешле, трансляцияләрнең сыйфатын яхшыртуга ирешә алдык. Киләчәктә нәрсәләр көтәчәген алдан фаразлап булмый, әлбәттә. Әмма алга таба да хыялларыбыз, максатларыбыз бар. Быел 4 сменада тапшырулар эшләсәк, ә киләсе елда «SeletLive» форум буе эфирга чыкса, шәп булыр иде дип уйлыйбыз! Махсус чыгарылышларны да күбрәк төшерәсе килә.
– Ә махсус чыгарылыш гади эфирдан нәрсәсе белән аерыла?
– Гади чыгарылышта алып баручы студиядә утыра, яңалыклар сөйли, кунаклар белән очраша. Ә махсус дигәне лайв форматында уза, ягъни хәзерге минутта нәрсә бара, шуны күрсәтәбез, туры эфирга зур масштаблы чаралардан чыгабыз. Шунда ук алып баручы катнашучы һәм оештыручылар белән әңгәмә кора. ARTS BILER FORUM-да шундый махсус эфир 30 нчы июньдә күрсәтеләчәк. Сәхнәдә иҗади лабораторияләр эшчәнлеге нәтиҗәләрен тәкъдим ителәчәк. Максатыбыз – концертны мөмкин кадәр күбрәк тамашачыга күрсәтү. SELET BILER FORUM-дагы махсус эфир исә аланнарны тәкъдим итү кичәсеннән булачак. Узган елларда аны сәхнә каршында утыручылар гына күрә ала иде. Ә бит ул Сәләт өчен бик мөһим чара! Һәм, ниһаять, аланнар презентациясен онлайн да карап булачак.
«SeletLive» студиясенең онлайн-трансляцияләре Сәләтнең «ВКонтакте», Instagram һәм YouTubeтагы рәсми аккаунтларында күрсәтелә.