Сөләйман һәм шигърият сөючеләрнең очрашуы кире кайтырга

Вечер поэзии и родного языка

Кичә Сәләт Йортында язучы Сөләйман һәм шигърият сөючеләрнең очрашуы узды. Биредә кунаклар арасында шагыйрь, Дәүләт премиясе лауреаты, Рәсәй Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Ренат Харис, шагыйрь, профессиональ язучы, Татарстанның Халык шагыйре, РСФСРның Атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай, М. Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллин да булдылар.

Шигърияткә багышланган кичәне махсус музыкаль бүләк белән «D`art» хор-студиясе башлап җибәрде. Җырчылар, барлык килгән кунаклар игътибарына Сөләйман сүзләренә иҗат ителгән 2 җыр тәкъдим иттеләр. Кичәнең герое әйтүенчә, кичәнең нәкъ менә шулай башланып китүе, чарага бер үзенчәлекле, кабатланмас мохит кертте.

«Белгәнебезчә, 21-нче февраль – Туган тел көне. Безнең очрашуыбызның да нәкъ менә бүген оештырылуы юкка гына түгел. Бүген, биредә, без гаилә, дустанә мохиттә мөһим темаларга сөйләшербез, сезнең белән үзебезнең иҗатыбыз белән уртаклашырбыз», дип – башлап җибәрде кичәне шагыйрь Сөләйман.

Әлеге кичәдә язучылар фәлсәфә, бүгенге әдәбият урыны, туган, татар телен саклау һәм үстерү кыенлыклары турында сөйләштеләр.

Очрашуның беренче өлешендә Сөләйман Испаниядә иҗат ителгән «Каталун дәфтәре»нә кергән шигырьләрен укып, туган ягын, туган мохитне сагынуы турында уртаклашты.

Кичәне дәвам итеп үзенең иҗат җимешләрен мөхтәрәм кунакларыбыз да укып, аңлатып киттеләр.

Бүгенге әдәбият темасына кагылганнан соң, Ренат Харис мондый фикерне белдерде: «Кызганыч, ләкин, хәзерге вакытта, чыннан да, дәүләт премиясенә ия булырлык әсәрләр юк. Моның төп сәбәбе нәрсәдә икәнен аңлап бетермим. Тик, аның вакыт, заман белән бәйле икәнлегендә инандым дип саныйм».

«Кешедән барлык булган байлыкларны, әйберләрне тартып алырга мөмкин. Ләкин, бары тик 1 нәрсәне генә кешедән алырга мөмкин түгел. Ул – тел. Туган телебез безнең иң зур байлыгыбыз икәнен аңласак иде», – дип фикерләре белән уртаклашты язучы Равил Фәйзуллин.

Очрашуның тагын бер өлешен аерып була. Биредә бөек шәхесләребез «Язучы булып туалармы яки булалармы?» дигән фәлсәфи сорауга барлык килгән кунакларга җавап бирергә тырыштылар. Шунысы кызык, 3 шагыйрьнең дә бу сорауга кагылышлы үз фикере бар иде.

Әдәби кичә яшьләрнең язу сәләтен табып үстерергә һәм заман әдәбиятын бизәргә кирәк дигән теләкләр белән тәмамланды.