Җәй-2020 турында иң актуаль сорауларга җаваплар кире кайтырга

Ответы на самые актуальные вопросы про лето 2020

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова белән Сәләтнең җәйге профильле аланнары координаторы Игорь Смирнов туры эфирда сездән килгән сорауларга җавап бирделәр.

Иң еш бирелгән һәм актуаль сорауларга җаваплар:

1. Быел җәйге аланнар булачакмы?

ҖАВАП: Барлык аланнарга да әзерлек план буенча бара. Бүгенгә һәр аланның командасы тупланган, программалары әзер инде. Хәзер техник мәсьәләләр хәл ителә. Үзизоляция режимының кайчан бетәсен беребез дә төгәл генә әйтә алмыйбыз. Үзгәрешләр булса, һичшиксез сезгә хәбәр итәчәкбез. Шулай да без 1-нче июньнән беренче сменабыз башланыр дип ниятлибез. Быелгы җәй дә Сәләттә традицион рәвештә кызу узачак, дип көтәбез.

2. Эпидемиологик ситуация булу сәбәпле, юллама бәясен әлегә түләми торырга, майда гына түләргә ярыймы?

ҖАВАП: Юллама бәясен түләүнең үз тәртибе бар. Аланнарга баручыларның исемлеге чыга, шуннан соң 2 атна - 1 ай эчендә юллама бәясен түләргә кирәк. Сәләт аланнарына барырга теләүчеләр бик күп һәм алар конкурс нигезендә сайлап алына. Кайбер аланнарда 1 урынга 7 кеше дәгъва кыла. Исемлеккә кердегез, ләкин күрсәтелгән вакытка юллама бәясен түләргә өлгермәдегез икән – урын калмаска мөмкин. Шуңа күрә вакытында түләргә кирәк. Борчылмагыз: ул акчалар беркая да китми. Аланнар булмаган очракта, акчалар кире кайтарылачак.

Түләү буенча сорау булса, үзегез барасы сменаның директоры яки өлкән әйдаманы белән элемтәгә кереп, индивидуаль рәвештә хәл итә аласыз.

3. «Сбербанк Онлайн» аша түләп буламы?

ҖАВАП: Була. «Сбербанк Онлайн» аша түләгән кешеләр бар инде. Түләүләр килеп җитә. Урамга чыгып та йөрисе юк – бик җайлы.

4. Аланга барырга теләп гариза бирдем, ләкин һаман «проверка» статусы тора. Гариза тикшерү статусында кайчанга кадәр тора ала?

ҖАВАП: Алан башланганчы шулай тора ала. «На проверке» дигән статус ул гариза тапшырылган, ләкин сез әлегә конкурстан үтмәгән дигәнне аңлата.

5. Быел форумнар буламы?

ҖАВАП: Бөтен җәйге кампания кебек, форумга да әзерлек план буенча бара. Быел да форумның 6 сменасын оештырырга планлаштырабыз. Тиздән форумның аерым сайты ачылачак, барлык мәгълүмат шунда булачак.

6. «Йолдызлы» базасы ни хәлдә?

ҖАВАП: «Йолдызлы» – Лаеш районында бик матур урман эчендә урнашкан, 220 сәлкешне кабул итә ала торган базабыз. Узган ел августта сәлкешләрне озатканнан соң ук, базада капиталь төзекләндерү эшләре башланып киткән иде. Корпуслар төзекләндерелә. Юыну бүлмәләре дә корпуслар эченә кертелә, тышка чыгып йөрисе булмаячак. Ашханә, төркем урыннары, беседкалар да яңартыла. Шулай ук база территориясендә «Әдип йорты» салыначак. Планда актлар залын һәм спорт мәйданчыгып төзекләндерү дә каралган. Кыскасы, бу ремонт тәмамланганнан соң, «Йолдызлы»ны танымаячаксыз! Ә быел беренчеләрдән булып «Сәләт-Гайрәт» һәм «Сәләт-Шәхес» сменалары яңартылган «Йолдызлы»да узачак.


Аланнар, юнәлешләре, бәяләре турында тулырак мәгълүмат сайтта АЛАННАР бүлегендә.

Гаризалар portfolio-selet.ru сайтында кабул ителә.