ARTS BILER FORUM: бию юнәлеше кире кайтырга

ARTS BILER FORUM: танцевальное направление

27-нче июнь - 2-нче июльдә Биләрдә узачак ARTS BILER FORUM-ның бер юнәлеше – бию.

Бию юнəлеше түбəндəге яшь категориялəрендə уза:

- 1 төркем: 12-14 яшь;

- 2 төркем: 15-18 яшь;

- 3 төркем: 19-22 яшь.

Ике тəҗрибə категориясен үз эченə ала:

- А категориясе: «Яңарыш» (тəҗрибəсе 5 елдан кимрəк булган, республикакүлəм һəм муниципаль конкурсларда югары урын алган башкаручы/коллективлар өчен тəкъдим ителə);

- Б категориясе: «Омтылыш» (тəҗрибəсе 5 елдан күбрəк булган, халыкара, Россиякүлəм һəм республикакүлəм конкурсларда югары урын алган башкаручыларга/коллективларга тəкъдим ителə).

Юнәлеш эченə түбəндəге номинациялəрне ала:

- «Халык-сəхнə биюе» (соло, кече форма – 5 кешегə кадəр, ансамбль);

- «Халык-сəхнə биюе стилизациясе» (соло, кече форма – 5 кешегə кадəр, ансамбль);

- «Заманча бию» (соло, кече форма – 5 кешегə кадəр, ансамбль);

- «Эстрада биюе» (соло, кече форма – 5 кешегə кадəр, ансамбль).

Башкаручы яки коллектив 2 чыгыш əзерли: беренчесе – милли татар биюе (ул татар халык, татар биюе cтилизациясе һəм заманча татар биюе), икенчесе – телəсə кайсы бер номинациядə чыгыш ясау.

Номер озынлыгы 4 минуттан артык булырга тиеш түгел. Башкаручы яки коллектив юнəлештə 2 номердан, номинациядə 1 номердан артык күрсəтергə тиеш түгел.

Бəялəү критерийлары:

- башкару техникасы;

- номерларның композицион төзелеше;

- репертуарның башкаручыларның яшь үзенчəлеклəренə туры килүе;

- артистизм, эмоциональлек, сəнгать образын ачу;

- репертуарның катлаулылыгы;

- оригинальлек, индивидуальлек;

- музыкальлек һəм номерның сəнгать трактовкасы;

- сценичность (пластика, костюм, реквизит, башкару культурасы).

Быелгы форумның төп яңалыгы – иҗади лабораторияләр. Музыка юнәлеше буенча да иҗади лабораторияләр булачак. Иҗади лабораториялəрдə катнашучылар конкурс программасы нəтиҗəлəре буенча экспертлар тарафыннан сайланып алыначак. Катнашучылар арасында индивидуаль башкаручылар, коллективлар һəм коллективлардан сайланып алынган берничə катнашучы була ала (бу экспертлар төркеме карамагында). Һəр лаборатория үзенең иҗади эшен форумның гала-концертында күрсəтəчəк.

Форум дирекциясенең контактлары:

тел.: +7 9276705671 (эш вакыты: 9.00-20.00).

email: artsbilerforum@selet.biz.