ARTS BILER FORUM: икенче көн кире кайтырга

ARTS BILER FORUM: день второй

Бүген, ARTS BILER FORUM-ның икенче көнендә, өч юнәлеш (музыка, бию, театр) буенча да остаханәләр үткәрелде. Спикерлар арасында җырчы һәм актер, Григорий Лепсның продюсерлык үзәге артисты Данил Буранов; җырчы, «Голос» проекты финалисты, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Калимуллина; драматург, «Әкият» Татар дәүләт курчак театры баш режиссеры Илгиз Зәйниев; биюче, «Алтын битлек» милли театраль премия иясе Нурбәк Батулла, Татарстан республикасының атказанган артисты, Җыр һәм бию дәүләт ансамбле солисткасы Айгөл Кыямова һәм башкалар бар иде.

Форум турында спикерларның берсе – Татарстанның атказанган артисты, җырчы Эльмира Кәлимуллина белән сөйләштек.

- ARTS BILER FORUM нинди тәэсирләр калдырды, Эльмира?

- Монда шундый рәхәт, искиткеч балалар! Биләр үзе, минемчә, бер могҗизалы дөнья. Һәм бу Форум бик кирәк: балаларның үзләренә дә, әти-әниләргә дә, хәтта әби-бабайларга да! Чөнки бу Форумнан соң балаларның яңа дуслары барлыкка килә, яңа максатлар һәм проектлар туа! Бары тик Сәләттә, ARTS BILER FORUM-да гына шундый мохит.

- Вокал юнәлешендә катнашучылар нинди фикерләр тудырды?

- Сәләтле балалар бик күп. Һәрбер кеше индивидуаль, уникаль, һәрберебезнең үз тизлеге бар. Шуңа күрә һәр баланың сайланган җыры, костюмы аша моны күрергә мөмкин.

Әлбәттә, эш бик күп, һәм бу бик әйбәт! Чөнки һәрбер сәхнәдә чыгыш ясаганда үсәсең – жюри белән аралашу, башкаларны тыңлау. Без бу материалны истә калдырабыз, аннан соң компьютердан алынган файллардай искә төшереп, анализ ясыйбыз, үзебезне башка яктан ачуыбызны аңлыйбыз.

- Балаларга нинди киңәшләр бирер идегез?

-  Беренчедән, курыкмаска. Һәрбер чыгыш – ул синең сорауларыңа җавап бирү, ул сине мораль яктан да, профессиональ яктан да үстерә. Икенчедән эшләргә, музыканы яратырга. Дөнья шундый матур: син җырлыйсың, син биисең, , музыка уен коралларында уйныйсың, башкалар белән аралашасың. Бу безне илһамландыра, һәм без дөньяны тагын да матурлыйбыз.

- Форумга нинди теләкләрегез бар?

- Минем оныкларым да бу Форумда катнашырлык булсын иде. Әлбәттә, уңышлар телим, һәм ARTS BILER FORUM турында бөтен дөнья белсен иде!

Шулай ук бүген экспертлар юнәлешләр буенча катнашучыларның чыгышларын карады.

ARTS BILER FORUM кысаларында узучы Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» махсус проекты үз эшчәнлеген дәвам итте.

Ә кич белән катнашучылар өчен Sforzando оркестры чыгыш ясады.