Сәләт активы мәктәбе кысаларында яңа командалар һәм проектлар туды ← кире кайтырга
Узган атна ахырында Биләр каласының «Фәнсар» уку-укыту үзәгендә беренче тапкыр Сәләт активы мәктәбе узды. Мәктәпнең төп максаты – Сәләт мохите белән таныш булган актив кызлар-егетләрне Сәләт проектларында катнаштыру һәм яңа идеяләр тәкъдим итү. Чарада Казан, Бөгелмә, Яр Чаллы шәһәрләреннән актив студентлар катнашты.
Сәләт проектлары җитәкчеләре исә, үз чиратта, Сәләтнең яңа елга эш планы белән таныштырып, үз тәҗрибәләреннән чыгып, һәр юнәлеш буенча идеяләре ташып торган яшьләрне командада күрү нияте белән чыктылар.
Программа төрле чараларга бай иде, өч көн дәвамында юл картасын төзеп, яңа проектлар буенча да фикер алыштылар.
Сәләтнең өч төрле мохит булуын истә тотып, күбрәк татар һәм инглиз теленә басым ясарга кирәклеге турында да әңгәмә кордылар.
Медиа юнәлешендә эшләгән команда Сәләтнең ютуб каналын популярлаштыру уңаеннан яңа идеяләр тәкъдим итте.
Спортка кагылышлы фикерләр дә күп булды. Төрле остаханәләр үткәрү, яңа турнирлар, кызыклы шәхесләр белән очрашу һәм боларны барысын да күчмә сессияләрдә уздыру аерым бер фикер буларак яңгырады.
Шулай ук Сәләтнең үз театрын, КВН командасын булдыру да яңалык булыр иде диде актив яшьләр.
Әлеге мәктәпне уздыру алга таба да кирәкле эш дип белдерде Сәләт клубы президенты Игорь Смирнов: «Кызлар-егетләр кичәге сәлкешләр булуга карамастан һәрберсе үзенчәлекле, төпле фикерле. Сәләтнең бүгенге проектларында гына түгел, үзләре тудырырга теләгән проектларда да катнашу теләге белән янып йөриләр. «Сәмрух», «Әйдаманнар мәктәбе», М.И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбе эшчәнлегендә дә үз өлешләрен кертергә ниятлиләр. Мәктәп узган вакыт эчендә без шуны аңладык: Сәләт мохитен яңа идеяләр белән тулыландыручы сәләтле яшьләр бар һәм без моңа бик шат».