Алтынчы тапкыр кайту кире кайтырга

В крайний, 6 раз!
3-нче август көнне Сәләт уку-укыту форумнарының алтынчы сменасы – MEDIA BILER FORUM рәсми рәвештә ачылды. 
Ачылу тантанасы оештыру комитеты вәкилләрен сәхнәгә чакырудан башланып китте. Аннан соң чараны башлау өчен сүзне ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов алды. «Менә ул тере энергия! Ул – сез, ул – без! Без Биләргә кайтуыбызны дәвам итәбез. Менә инде алтынчы форумны башлап җибәрдек. Барыбыз бергә без бик көчле команда, һәм бергә булганда гына зур нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз», – дип сөйләде ул. 
«MEDIA BILER FORUM – ул журналистика белән кызыксынган балалар мәйданчыгы. Форум барышында балаларны радио, телевидение, SMM серләре белән таныштырырга җыенабыз. Һәм инде, әлбәттә, балаларны Сәләт дөньясы белән таныштыру, безнең оешмабызга карата кызыксыну уяту – төп максатларыбызның берсе», – дип белдерде «Сәләт» Яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова. 
«Алтынчы форумнан мин онытылмаслык кичерешләр көтәм. Чөнки бу быелның соңгы форумы, ул Сәләтле җәйнең зур матур ноктасы булырга тиеш!» – дип сөйләде «Кодрак хан» аланы әйдаманы Гөлюсә Арикеева. 
Ачылу тантанасы Сәләт әләмен күтәрү белән тәмамланды. Аннары сәлкешләр «Сәләт бии» дигән конкурста катнашты, соңыннан дискәтүк булды.