«Биир кун» этно-поп җыр бәйгесенең Гран-при иясе – Сәләт ветераны Айдар Сөләйманов кире кайтырга

Айдар Сулейманов стал обладателем Гран-при конкурса «Биир кун»

Бу көннәрдә этно-поп «Биир кун» җыр бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Гран-при иясе булып Татарстан вәкиле, олы дустыбыз, Татарстан Республикасының атказанган артисты, 2014-нче елда «Тюрквидение» бәйгесенең финалисты Айдар Сөләйманов сайланды.

«Биир кун» – этно-поп жанрындагы төбәкара заманча җыр бәйгесе. Бәйгедә Рәссәйнең киләсе 11 төбәгеннән вәкилләр катнашты: Алтай Республикасы, Башкортостан Республикасы, Бурятия Республикасы, Камчатка өлкәсе, Татарстан Республикасы, Тыва Республикасы, Удмуртия Республикасы, Чувашия Республикасы, Чукотка автономия округы, Саха Республикасы (Якутия) һәм Ямало-Ненецкий автономия округы.

Үзенең хис-кичерешләре белән безнең белән Сәләт ветераны Айдар Сөләйманов уртаклашты.

- Ни өчен катнашырга уйладыгыз?

- Һәрбер бәйге – иң беренче чиратта, үз-үзеңне тикшерү! Татарстан данын яклау – һәрчак мактаулы һәм җаваплы! Ә яраткан республикаңа җиңү алып кайту – икеләтә күңелле. Нәкъ менә шул сәбәпле мин бәйгеләрдә катнашам да инде.

- Сезнең өчен фестивальда иң катлаулысы нәрсә булды?

- Бәйге вакытында иң авыры булып якутия салкыннарын әйтер идем. Бәйге көнендә Якутиядә -42 градус иде.

- Үз өметләрегезне ничек сынадыгыз? Җиңүне көткән идегезме?

- Мин беркайчанда алдан уйлап куймыйм. Бәйге – бик катлаулы эш. Шунысы кызык, теге яки бу жюри әгъзасының ничек итеп тавыш биргәнен берничек белеп булмый.

- Үзегез кем өчен җаннатыгыз?

- Дөресен генә әйткәндә, Кырым һәм, әлбәттә, Башкортостан өчен җаннатым.

- Иҗади үсештә киләсе адымыгыз нинди?

- Иҗат беркайчанда бер урында тормый. Артист, музыкант һәрвакытта да үсештә, яңа формаларны, җырларны эзләүдә. Татарстанны, татар җырларын, татар мәдәниятен дөнья аренасына алга этәрергә.

- Татар теленә мәхәббәт, хөрмәт хисе сезнең балачактан ук сизелеп торды. Аның чагылышын без Сәләттә, аланнарда чагылганын күрдек. Сәләттәге юлыгыз турында сөйләп китсәгез иде.

- Сәләт оешмасында мин инде күптәннән. Үз вакытында «Сәләт-Зәй» аланына да нигез салдык. Биредә әйдаман, өлкән әйдаман вазыйфаларын башкардым. Берничә тапкыр «БикаФест» фестивалендә дә катнашырга мөмкинлек туды, ләкин шуңа да карамастан монда берничек тә җиңә алмадым. (Көлә)

- «БикаФест» фестивалендә җиңү яулый алмасагыз да, киләчәктә сезне жюри әгъзасы буларак күрергә телибез! Сезне әлеге һәм башка проектларда күрергә бик шат булырбыз!