Грандиоз тамашага килми калма! кире кайтырга

Стань частью грандиозного мероприятия!

Ниһаять, 8-нче февраль көнне Г. Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясендә «Сәмрух-2017» премиясенең бүләкләү тантанасы узачак! 

Республикакүләм «Сәмрух» ел премиясе – йөзләгән сәләтле балалар һәм яшьләр, танылган шәхесләр, зур эшчәнлеккә йомгак ясау, берләшмәбез әгъзалары хезмәтенә бәя бирү, партнерларыбыз, проект авторлары һәм оештыручыларына рәхмәт сүзләре әйтү, матур тантана һәм кадерле махсус сыннар белән бүләкләү дигән сүз. 

«Сәмрух-2016» премиясе җиңүчеләре безгә үз хис-кичерешләрен белдерделәр: 

Айгөл Шакирова («Ел сәлкеше» номинациясендә җиңүче): 
- «Сәмрух» премиясендә мине күреп, горур «Ел сәлкеше» исемен бирүләре минем өчен зур шатлык булды. Миңа ышандылар, өметләр багъладылар, шуңа күрә мин дә үз көчләремә ышана башладым. Бу җиңү минем рухымны ныгытты, куйган максатларыма ирешергә өйрәтте. 

Диләрә Халитова («Ел өлкән әйдаманы» номинациясендә җиңүче): 
- «Сәмрух» премиясе миңа үз-үземә карата зур ышаныч китерде. Эшкә карата карашымны үзгәрттем, яңа көчләр таптым, рухландым. 

Шундый ук хисләргә биреләсең киләме? Алайса, билетларны 31-нче гыйнварга кадәр Сәләт Йортыннан 3-нче кабинетта алырга ашык. Әлеге грандиоз тамашага килми калма! Безнең мохиткә кушыл! 

«Сәмрух-2017» премиясенең партнерлары: «Түбәтәй» татар милли тиз туклану челтәре, SELETSTORE яшьләр киеме һәм аксессуарлар кибете, «Беседка» һөнәрханәсе, «Rocket Records» тавыш яздыру студиясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Видимый свет» фото һәм видео студиясе, FUN24 күңел ачу һәм «Ихсан» тренинг үзәге.