Сәләт Форумының әйдаманы бул! кире кайтырга

Стань вожатым Форума Сәләт!

16-19-нчы март көннәрендә «Байтик» БСҮ (Казан шәһәре, Крутушка бистәсе) «Әйдаманнар мәктәбе»нең икенче сменасы үткәреләчәк.

«Әйдаманнар мәктәбе»нең төп максаты: әйдаман осталыгына өйрәтү һәм Форумның 6 сменасына командаларны туплау.

«Әйдаманнар мәктәбе» ул – Сәләтнең җәйге профиль аланнарын тормышка ашыру өчен бердәм, профессиональ команданы булдыруга юнәлтелгән төп проект. Өч көн эчендә түбәндәге юнәлешләрдә укыту планлаштырыла: форум белән танышу, әйдаман портреты, сәләтле балалар, команданы туплау, педагогик ситуацияләр, шәмчекләрне үткәрү ысуллары. 
Шулай ук күчмә мәктәптә форумнарның булачак директорлары һәм өлкән әйдаманнары да катнашачак.

Мәктәп программасы киләсе темалардан гыйбарәт: әйдаман портреты, Сәләт дөньясы, форумнар программасын тәкъдим итү, беренче медицина ярдәме, балалар һәм төрле яшьтәге балалар белән эшләү психологиясе, шәмчекләрне үткәрү ысуллары, төркемне булдыру этаплары, педагокик ситуацияләрне чишү. Программада шулай ук интеллектуаль уеннар һәм рефлексия каралган.

Үзләренең планнары турында безгә күчмә мәктәпнең катнашучылары да сөйләде.

Илназ Гыйльметдинов:

-          Әлеге мәктәптә, бу елны сменага өлкән булып барганга, катнашырга булдым. Шул сәбәпле булачак әйдаманнарга җиңел булмаган – «әйдаман» юлында булышасым, үзем өчен яңа мәгълүмат, команда туплыйсым килә.

Үзем «Сәләт-Болгар»га әйдаман булып барам. Ни өчен нәкъ менә әлеге аланны сайлаганымны бик җиңел аңлата алам: бу алан минем өчен туган йортым кебек. Биредә үземне якын кешеләрем арасында бик рәхәт хис итәм.

Азат Булатов:

-          3 ел рәттән сәлкеш ролендә булдым. Киләсе, әйдаман этабына да күчәргә вакыт дип саныйм. Үземне яңа вазыйфада сынап карарга бик кызык.

«Сәләт-Яр Чаллы» аланын сайладым. Чөнки, биредә шәп башҗитәкләр, команда. Үзем өчен әлеге сменага баруны ниндидер сынау дип тә әйтер идем. Моңа кадәр бары тик «Сәләт-Раушан» сменаларында гына булдым.