«Безнең фикер» яңа сезонын башлады. Син дә кушыл! кире кайтырга

«Безнең фикер» начал новый сезон. Присоединяйся!

27-нче сентябрь көнне, Сәләт йортында «Безнең фикер!» татар телендәге дискуссия клубының яңа сезоны ачылышы узды. Тантанага Казан шәһәренең 129-нчы, 27-нче мәктәпләре, 2-нче гимназия, 149-нчы лицее укучылары, педагогика көллияте студентлары килгәннәр иде. Алар барысы да татар телен камил белергә, үз позицияләрен аргументларга, публика алдында чыгыш ясарга өйрәнергә омтыла.

Яңа сезонның ачылу тантанасында Сәләт активистлары һәм лидерлары катнашты.

«Сез күбәү. Һәм бу бик шәп! Татар телен яратучылар да күп, димәк. «Безнең фикер!» Сәләт проектлары арасында быел сезонын беренчеләрдән булып ачып җибәрә. Яңа сезонны яңа көчләр белән каршы алыйк! Дебатлар мәктәбендә катнашып ораторлар осталыгыгызны арттырыгыз, фикерләү офыкларын киңәйтегез. Ачылуыгыз белән котлыйм!» – дип «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов сәламләде.

«4 ел элек зур, дус-тату командабыз белән шушы проектны башлаган идек. Шундый гыйбарә бар: эшчәнлек 3 елдан артык башкарылса, аның киләчәге бар, ул инде дәвамлы дигән сүз. «Безнең фикер!» өчен мин бик шат, ул, чыннан да, яшьләребезгә хезмәт итеп яшәсен!» – дип белдерде «Республика дебатов» проекты җитәкчесе Аммар Аль-Анси.

«Без әлеге проект белән күптәннән дус. Һәрвакыт бик яратып, якын итеп киләбез. Әлеге проект татар яшьләренә үз телләрендә аралашырга гына түгел, ораторлык осталыгын арттырырга, зур аудитория алдында чыгыш ясарга да өйрәтә. Бүген биредә без казый буларак чыгыш ясыйбыз. Ә сезгә уңышлар теләп калабыз!» – ди Рәдиф-Рүзәл Әхмәдиевлар.

Сәләт ветераны Илсур абый Нафиков та «Безнең фикер!» проекты турында фикерләрен җиткерде: «“Безнең фикер!”» клубы бәхәс мәйданчыгы буларак, кызыклы бер проект, мөмкинчелек һәм инде яшьләр өчен үзләренең фикерләрен йөртү, тудыру һәм дәлилләү өчен яхшы бер мәктәп дип әйтсәк дөрес буладыр. Киләчәктә яшьләр туплана, «Безнең фикер!»не танып киләләр, бу проектта катнашырга телиләр. Шуңа күрә әгәр дә татар яшьләре нинди булса да бер урында тупланып, үзләренең фикерләрен уртаклашып, бер нәтиҗәгә килә алалар икән, бу вакытта татар милләтенең киләчәге бар һәм якты дигән сүз».

Проектның җитәкчесе Ләйсән Миңнуллина алда торган сезон турында сөйләде, шуннан соң беренче уен узды. Старт бирелде. Уңышлар телибез!

Һәр чәршәмбе көнне, 18:00, Сәләт йортында көтеп калабыз!