«БикаФест» тормышны үзгəртə!» ← кире кайтырга
Данис Хисмəтуллин, «Əдəбият» номинациясендə гран-при иясе:
— Данис, әдәбиятка булган мәхәббәт сиңа кемнән күчкән?
— Әдәбиятка мәхәббәт кемнән күчкәнен белмим дә, үзе тугандыр инде ул.
— Узган елда «БикаФест» бәйгесендә беренче тапкыр катнашуың идеме?
— «БикаФест»та икенче тапкыр катнашуым иде, һәм ул уңышлы булды.
— Фестиваль турында каян белдең, аңа озак әзерләндеңме?
— 2017-нче елда «Сәләт-Шәхес» аланында беренче әйдаманым Гөлия апа Имамова сөйләде, ул елны чыгышыма 1 ай әзерләнгән идем, үткән ел 2-3 ай алдан әзерләнә башладым.
— Нинди әсәр сайлаган идең?
— 2017-нче елда Габдулла Тукайның «Сəрләүхәсез» шигыре иде, ә үткән ел - Булат Ибраһимның «Ике телсез» шигыре.
— Жюрида кемнәр иде, кем алдында чыгыш ясаганда аеруча дулкынландың?
— Жюрида Г.Камал һәм К.Тинчурин театрының алдынгы актёрлары – Олег Фазылҗан, Дания Нурлы, Зөлфәт Закиров һәм танылган әдипләр Луиза Янсуар, Рәмис Аймәт иде. Әлбәттә, дулкынлану бар иде, ләкин аны икенче планга куйдым.
— Фестивальгә җиңәм дип бардыңмы, әллә инде катнашып кына карыйм, дидеңме?
— Беренче елны катнашып урынсыз кайтып киттем, ләкин бырчылмадым, чөнки əле икенче елда катнашу мөмкинлегем бар иде. Ә узган ел урын өчен бармадым, әлбәттә, рухи яктан үсəр өчен бардым, чөнки анда кызыклы шәхесләр белән әңгәмәләр һәм остаханәләр үтә.
— Бу җиңү тормышыңны ничек үзгәртте?
— Бүгенге көндә мин үз хыялыма ирешеп барам: Казан театр училищесына укырга кердем.
— Быелгы катнашучыларга нинди киңәш бирәсең?
— Яңа язучыларны, шагыйрьләрне укысыннар, яктылыкка омтылсыннар, иң мөһиме - бер җирдә тукталып калмасыннар!
«Вокал» номинациясендə гран-при яулаган «Бəйрəм» ансамбленең
житəкчесе Гөлназ Наил кызы Əкбəрова:
— «Бәйрәм» ансамблен башка вокаль ансамбльләрдән аерып торучы үзенчәлек нәрсә?
— «Бəйрəм» — үзенчəлекле фольклор ансамбле. Ансамбльнең катнашучылары җырлыйлар да, биилəр дə, төрле уен коралларында да уйныйлар. Үз иҗатыбыз белəн без тарихыбызны, халкыбызның гореф-гадəтлəрен сакларга тырышабыз.
— Бүгенге көндә ансамбльдә ничә кеше?
— Бүгенге көндə ансамбльдə 17 кеше. Алар — КФУның «Филология həм мəдəниятара коммуникациялəр институтының» 1-2 курс студентлары.
— «БикаФест» конкурсында катнашу идеясе каян һәм кемдә барлыкка килде?
— «БикаФест» фестивале турында без күптəн белə идек həм шунда катнашырга хыяллана идек. Шундый югары дəрəҗəдə үткəрелə торган бəйгедə катнашу бераз куркытты, əмма дə лəкин гаризаны бирергə кыйдык.
— Фестивальдә тулы состав белән катнаштыгызмы? Нинди музыкаль әсәр сайлаган идегез?
— Əйе, тулы состав белəн катнаштык. Җырларның берсе — танылган халык җыры «Күбəлəк», без аны үзебезнең үзенчəлекле аранжировкада эшлəдек. Икенчесе — күңелле җыр «Əнгери».
— Гран-при яулаганыгызны белгәч, нинди эмоцияләр кичердегез? Балалардан күбрәк сез алар өчен шатлангансыздыр!
— Əлбəттə, барыбыз да бик күп эмоциялəр кичердек, көтмəгəндə уңышлы нəтиҗəлəргə ирештек бит. Гран-при яулаганыбызны белгəч, без бик шатландык, алга таба иҗади үсеш алырга илhамландык.
— Жюри күңелен нәрсә белән яуладыгыз дип уйлыйсыз?
— Без үзебезнең иҗатыбызны чын куңелдəн, ачык йөрəктəн барлык тамашачыларга һəм жюри əгъзаларына җиткерергə тырыштык. Бəлки, шул җиңəргə ярдəм иткəндер.
— Бүген ансамбль ни хәлдә?
— Бүгенге көндə ансамбль яңа яшь сəлəтле студентлар белəн тулып бара. Без яңа репертуар əзерлибез, төрле бəйгелəрдə, фестивальлəрдə катнашабыз. Быел ансамбль Европада булып кайтты. Татар халкының борынгы җыр-биюлəрен Испания һəм Франция шəһəрлəренə тəкъдим иттек.