«Бохараев укулары»нда «виртуаль язучы» тәкъдим ителәчәк кире кайтырга

На «Бухараевских чтениях» представят «виртуального писателя»

27-нче сентябрь көнне Сәләт Йортында «Бохараев укулары» фәнни-гамәли семинары була.

Семинар техник һәм физика-математика фәннәре докторы, профессор Рәис Гата улы Бохараевның тууына 90 ел тулу һәм Татарстан Фәннәр академиясе гамәли семиотика Институтының 10 еллыгы уңаеннан уздырыла.

Семинарны оештыручылар – «Сәләт» республика яшьләр иҗтимагый фонды белән беррәттән, Татарстан Фәннәр академиясе гамәли семиотика Институты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты.

«Машина тәрҗемәсе, нейрочелтәрләр нигезендә татарча сөйләм анализы һәм синтезы системаларын эшләү» (докладчы – Хөсәенов А.Ф.), «Туган тел» электрон корпусы» (докладчы – Хәкимов Б.Э.) кебек чыгышлар көтелә. Профессор Бохараевның укучылары да чыгыш ясаячак. Шулай ук программада – «Рәис Гата улы Бохараев истәлегенә» дип аталган фильм карау.

«Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе дә семинарда чыгыш ясый. Лаборатория укучысы Т. Серазутдинов ItukAI дип аталган проект тәкъдим итәчәк. Бу – өч телдә яза торган «виртуаль язучы».

Чыгышларны тыңларга теләге булган һәркем килә ала. Семинар 12:00-дә башлана.