«Болгар-Туган тел 2017» – бар төбәкләргә дә бер йөрәк ← кире кайтырга
IV Төбәкара «Болгар-Туган тел» чатырлы аланының 2-нче сменасы берничә көн элек ябык дип белдерелде. Ә хис-кичерешләре һаман йөрәктә. Нибары 7 көн эчендә Рәсәйнең төрле почмакларыннан җыелган балалар һәм аларның әйдаманнары зур бер гаиләгә әверелде. Биредә һәрчак ярату һәм хөрмәт хөкем сөрде.
Икенче сменаның географиясе, чыннан да, бик киң: Ханты-Мансийск, Екатеринбург, Оренбург, Мәскәү, Удмуртия Республикасы, Марий Эл, һ.б. Балалар төрле җирләрдән җыелган булсалар да, үзара уртак телне тиз таптылар. Беренче көнне җыелышып үз аланнарының әләмнәрен бизәделәр.
Кояштан да яктырак балаларның елмаюлары балкыды, лагерь территориясендә шат балалар авазы сүрелмәде. Бу аларга алан ошый дигән сүз.
«Биредә барысы да шундый әйбәтләр! Бик дустанә! Ак мәчеткә һәм тыюлыкка сәяхәт бик ошады, ә каллиграфиядән остаханә күңелемдә озакка сакланыр. Өйгә кайтасы да килми! Икенче елга да мөмкинлек булса киләсе иде», – дип белдерде Екатеринбург кызы Диана Шәяхмәтова.
«Дөресен генә әйткәндә, бирегә килгәнче татар телен иске телләр рәтенә куеп йөри идем. Тик монда егет-кызлар шундый матур сөйләшәләр! Шундый күңелле! Биредәге мохит чүз белән әйтеп-аңлатып бетермәслек. Кайтасы, чыннан да, килми. Катнашучылар барысы да шундый яхшы күңеллеләр. Сагыначакмын инде», – ди Удмуртиядән килгән Алинә Касимова.
«Миңа биредәге мохит һәм дуслык ошады. Татар телен шундый рәхәт итеп укыталар. Әдәби татар телен, дияргә кирәктер. Спикерлар белән узган очрашулар да илһамландыргыч көчкә ия», – ди Марий Элдан Аделия Исмәгыйлева.
«Кичке чараларга таң калдым. Алар бер-берсен кабатламый һәм шундый күңелле. Экскурсия дә бик күңелле узды, Болгар турында үзем өчен күп яңалык белдем. Кешеләр барысы да ачык күңелле, сменадан китәсе дә килми», – дип белдерде Киров өлкәсеннән килгән Айрат Салахиев.
Күңелле, бар татар менталитетын чагылдыручы Сабантуй, футбол, волейбол турнирлары, «Без Болгарда» иҗади квесты (биредә балалар мирасларын яулап алучылардан сакладылар), үз эшенең осталары белән очрашулар, кызыклы остаханәләр – катнашучыларны берләштерде, дуслаштырды. Балалар аланның газетасы өстендә эшләгәндә үзләрен чын корреспондентлар итеп тойдылар.
«Иң мөһиме балалар укыдылар, дуслар таптылар, истәлекләрен баеттылар, үз куллары белән эшләнмәләр ясарга өйрәнделәр. Сәлкешләр бик максатчан, кызыксынучаннар. Аларның яшь категорияләре дә шундый, без аларга өйрәнер өчен ярдәм кулы гына сузабыз. Укыгыз, белем туплагыз! Ял итә дә белегез. Миңа калса, «Болгар-Туган тел» аланы күңел белән дә, тән белән дә ял итеп була торган урын ул», – дип җиткерде аланның программа директоры Алсу Салаватова.
«Смена бик шәп узды! Катнашучылар бик актив! Беркайчан балаларның миннән алдарак иртәнге зарядка килгәнен күргәнем юк иде әле, ә биредә бу гадәткә кереп бетте. Сабантуй бик матур узды. Вакытыгызны бушка уздырмагыз, һәр мизгелдән ямь табыгыз!», – ди сменаның спорт юнәлеше җитәкчесе Илфат Вәлиев.
Quiz time интеллектуаль уены, КВН, «Аулак өй», иҗади концертлар һәр кешенең хәтерендә мәңгегә калды.
«Лагерьнең арт-директоры булганлыктан, аның мәдәни чараларын уйлау, уздыру минем өстә иде. Балаларның кәефләрен чарада катнашуларыннан ук тоеп була. Смена аларга бик ошаган булырга тиеш. Кунаклар да балалар белән сокланып киттеләр. Бар территориягә татар музыкасы агыла, балалар татарча сөйләшә, бии, уйный-көлә... Бер сүз белән әйткәндә, шатлык бөркелеп тора. Һәрберегезгә дә тормышта үз юлын таба алуын теләп калам! Үсеп буйга җиткәч «Болгар-Туган тел»не искә төшереп елмаеп куярлык булсын!» – ди Рүзәл абый Әхмәдиев.
«850 бала, кунаклар, оештыру комитеты, Спасс районы администрациясе, ТРның мәгариф һәм фән министрлыгы! Барыбыз бергә шушы матур сменага өлешебезне керттек! Командага хезмәтләре өчен рәхмәт! Балалар, сезгә дә уңышлар гына теләп калам. Укыгыз, елмаегыз, яшәгез! «Болгар-Туган тел 2018»гә килергә онытмагыз!» – ди аланның башкарма директоры Регина Нуруллина.
Алинә Сысоева, сменаның медиа-үзәге