«Бохараев укулары» узды кире кайтырга

Прошли «Бухараевские чтения»
27-нче сентябрь көнне Сәләт Йортында «Бохараев укулары» - техник һәм физика-математика фәннәре докторы, профессор Рәис Гата улы Бохараевның тууына 90 ел тулуына багышланган фәнни семинар узды. 

Әлеге семинарның кунаклары - атаклы профессорлар - үзләренең проектлары белән таныштырып, чыгыш ясап киттеләр. Сәләт проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов видео-элемтә буенча чыгыш ясады. Ул «Бохараев укулары»ның тарихы белән таныштырды, шулай ук киләчәккә планнарны әйтеп китте.
Кулланма семиотика институтының техник фәннәр кандидаты Айдар Фаил улы Хөсәенов институтның проекты - рус - татар тәрҗемәчесе турында тулысынча сөйләде һәм анда эшләп күрсәтте. Тәрҗемәченең яңа мөмкинлекләре - сөйләм синтезы  һәм сөйләмне ишетеп тәрҗемә итү турында да сөйләп китте. 

«Киләчәктә шушы тәрҗемәчегә татар теленнән башка төрки һәм казах телләрен кертергә җыенабыз. 2014-нче елларда тиешенчә тәрҗемә итә торган тәрҗемәче булмаулыктан килде бу идея», - диде Айдар Фаил улы Хөсәенов. 
Шулай ук семинарда филология фәннәре кандидаты Булат Эрнст улы Хәкимов чыгыш ясады һәм татар теленең электрон корпусы «Туган тел» белән таныштырып, кунакларның барлык сорауларына төгәл җавап бирде. Электрон корпусның барлык мөмкинлекләре һәм «Туган тел»нең бөтен үзенчәлекләре турында сөйләде. 
Әлеге семинарның аудиториясе кубесенчә студентлар иде. 

Яшьләрнең сүзләре буенча, әлеге чарада алар рус-татар тәрҗемәчесенең нейрон челтәрләре турында бик куп яңалык белделәр. Семинар ахырында кунакларга истәлекле буләкләр өләшелде.