Булат Гайнетдинов һәм Фәридә Газизуллина – иң шәп кулдашлар кире кайтырга

Булат Гайнутдинов и Фарида Газизуллина – лучшие напарники!

«Сәмрух-2017» премиясе оешманың иң истә кала торган чараларның берсе. Сезне төрле номинацияләрдә җиңүчеләр белән таныштыруыбызы дәвам итәбез. Бүген үзенең хис-кичерешләре турында «Ел кулдашлары» номинациясендә җиңү яулаган, «Сәмрух» сынына ия булган Булат Гайнетдинов сөйлиячәк.

Синең өчен Сәләт ул – …

- Сәләт минем өчен ул – әлбәттә, икенче гаилә.

Сәләттә нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Оешмада мин инде 2011-нче елдан башлап. Бөтенесе кебек диярлек, юлымны сәлкеш роленнән башлап җибәрдем. 2014-нче елда сменага беренче тапкыр әйдаман булып бардым, ә инде 2016-нче елда өлкән әйдаман вазыйфасын үтәдем. Һәм, ниһаять, 2017-нче елда смена директоры булып сайландым. Бүгенге көндә «Сәләт-Яр Чаллы» сменасының программасы өстендә эшләп киләм. Тулысынча җәйгә әзерләнәм дияргә була.

- Безнең оешмадан тыш, нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Күбесе белгәнчә, тормышымның күп елларын ШТКга багышладым. Әлеге уен минем өчен һәрчак иң яратканнарның берсе булып калачак.

- Синең Сәләттәге төп казанышың?

- 2016-нчы елда икенче дәрәҗә һәм 2017-нче елда «Биләр Форум»ында «Сәләт» проектлары җитәкчесе Әдип Әлмирдән шәмәхә футболка алу.

-  Синең өчен «Сәмрух» ул – ...

- Минем өчен премия ул – уңайлы мохиттән чыгу, үзеңне һәм барлык мөмкинлекләреңне күрсәтү урыны.

- «Сәмрух» премиясендә җиңер өчен нинди 3 сыйфатка ия булырга кирәк?

- Шәхсән мин, русча әйткәндә «Өч У» кайгыдәсе белән кулланам: уверенность, уникальность и умопомрачительность. (Көлә)

- Җиңүне көткән идеңме?

- Әлбәттә, бик тә җиңәсе килә иде! Әлеге җиңүгә ахырга кадәр ышана идем. Минем фикеремчә, барлык катнашучылар да бик көчле иде. Минем ихтиярым булса, бүләкне бөтен катнашучылар арасында бүлер идем. «Сәмрух» бәйгесендә катнашучылар арасында гына түгел, хәтта җәйге сменаларда эшләүче барлык әйдаманнар арасында да. Дөресен әйткәндә, номинация бик катлаулы һәм биредә җиңү авыррак бирелде.

- Үзең турында сөйләп кит.

- Мин магистратураның 1-нче курс студенты, фрилансер. Үземне күпъяклы шәхес дип тасвирлар идем. Бөтенесен дә эшли беләм дия алам, ә ниндидер кулдан килеп чыкмаган эш табылса, шунда ук бу хәлне чишү өстендә эшли башлыйм. (Елмая). Менә инде 23 ел буе мин елмаю белән торам һәм елмаю белән йокларга ятам.

 - Киләсе елда «Сәмрух» та катнашучыларга нәрсә теләр идең?

- Һәрвакыт эшләп карагыз! Үзегезнең ныклыгыгызны гел сынагыз!