Сәлкипушлар театр сәнгатен төшенә кире кайтырга

Сэлкипуши начинают осваивать театральное искусство

Сәләт берләшмәсе балаларга татар һәм чит телләрне өйрәтүне, яңа белемнәр бирүне, спорт һәм иҗатка кызыксыну уятуны максат итеп куя. Сәләтлеләр җырлыйлар, шигырьләр иҗат итәләр, әле күптән түгел генә театр сәнгате белән шөгыльләнү мөмкинчелеге дә туды. Әлеге дәресләр «Бәләкәч» студиясенә йөрүче иң кечкенә Сәләтлеләрнең сәләтләрен ачарга ярдәм итәр дип ышанып калабыз. Бу эштә аларга Альбина Садриева ярдәм итәчәк. 

- Альбина, ни сәбәпле укытучы булырга уйладың? 

- Балачагымда театр түгәрәгенә йөрдем, спорт белән дә шөгыльләндем, КВН да уйнадым. Геология факультетына укырга кердем, анда да КВНны ташламадым: УНИКС сәхнәсендә гел уйный идек. Мин катнашмаган Студентлар язы, Беренче курска укырга керүчеләр кичәләре сирәк булгандыр. Олырак курсларда үземне сценарист һәм режиссер ролендә сыный башладым. Шушы мине театр сәнгатен яратырга мәҗбүр иткәндер дә. Университетны тәмамлаганнан соң актерлык осталыгын укытырга карар кылдым. Балалар белән эшләү тәҗрибәсе бар иде. 

- Сәләт берләшмәсенең нинди проектларында катнаштың? 

- 2008-нче елдан Сәләттә мин. «Сәләт-Бөгелмә» аланы сәлкеше – бу аланнан бер дә аерылмадым. Аннары әйдаман, өлкән әйдаман булдым, хәзер директор вазифасын башкарачакмын. «Сәләт-Шәхес», «Сәләт-Аршан» сменаларын да бик яраттым. Берләшмәбезнең 15 еллыгын билгеләп үткәндә дә үз өлешмне керттем.

- Театраль юнәлеш булдыру идеясе кемнеке? 

- Әлеге идея лидерыбыз Тимур Сөләймановныкы. Җыелышларның берсендә ул һәммәбезнең ни белән кызыксынганы хакында сорашты. Шунда мин балаларга белем бирәм дип җавап кайтаргач, шушы идея барлыкка килде. 

- Ник «Бәләкәч» проектын сайладың? 

- Үз вакытында «Бәләкәч»кә йөрү мөмкинлегем булса, миннән дә бәхетлесе булмас иде. Сәләт – олы кешеләр өчен дә тылсымлы дөнья, балалар өчен бу бөтенләй әкият. Сәләттә мөмкинлекләр бихисап, монда тәрбияләнүче балалар моны беләләр, кадерлиләр. Минем башка лагерьләрдә дә эшләп караганым булды: андагы балалар сәлкешләрдән нык аерыла. 

- Ничек уйлыйсың: синең юнәлешеңдә уңышка ирешү өчен сәләт кирәкме, әллә тырышлыкмы? 

- Икесе дә. Сәләт белән генә ерак китеп булмый, озын-озак вакытлар шөгыльләнергә, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Кем өчендер билгеле бер роль бик җиңел, ә кемгәдер, киресенчә, бик авыр тоелырга мөмкин. Иң мөһиме – нәтиҗәсе яхшы булуы бит әле. Миңа калса, һәр эштә дә тырышлык булса тиешле нәтиҗәгә ирешеп була. 

- Театраль программагыз турында сөйлә әле. 

- Дәресләрдә артикуляция, дикция, фантазия үссен, игътибарлылык артсын, хәтер яхшырсын өчен махсус күнегүләр эшлибез. Кечкенә балаларның игътибарын алу бик авыр эш, чөнки алар тирә-юньдәге бар әйбергә дә сокланып-өйрәнеп карыйлар. Командага берләшү, эчке сәләтне ачуга юнәлдерелгән дәресләр дә булачак. Балалар өчен бу бик мөһим. Аннары театраль этюдлар, озын булмаган күренешләр куя башларбыз. Дәресләр уен форматында үтәчәк. 

- Махсус кунаклар чакырачаксызмы? 

- Әйе. Алар Сәләттән генә түгел, ә башка оешмалардан да булачак. Иң мөһиме шәхеснең үз эшенең остасы булуы. Балалар белән эшләү өлкәсендә тәҗрибәсе зур булганнар белән хезмәттәшлек итәчәкбез. 

- Сәләтлеләргә теләкләрең? 

- Үсүегезне теләп калам! «Бәләкәч» клубының зур уңышларга ирешүенә чын күңелдән ышанам.