Сәлкипүшләр «Фәнсар» үзәгендә үсәләр кире кайтырга

Сэлкипуши развиваются в Центре  «Фәнсар»

Узган ял көннәрендә Биләрдә урнашкан «Фәнсар» БСҮ Сәләт гаиләләрен кунакка кабул итте. Биредә «Бәләкәч» проекты тарафыннан тәкъдим ителгән белем бирү, күңел ачу дәресләре һәм чаралары тормышка ашырылды. 

«Бәләкәч» проекты – әти-әниләре Сәләттә тәрбияләнгән мәктәпкәчә яшьтәге балаларны җыючы һәм үстерүче проект. 

Әлеге күчмә чара турында проект кураторы Алсу Салаватова белән аралашып алырга булдык. 

Шундый күчмә чараны булдыру кемнең инициативасы? 

- Әлеге чараны булдыру «Бәләкәч» клубы инициативасы дияргә кирәк. Күбесе белгәнчә, әлеге клуб эшчәнлеге кысаларында еш кына шундый күчмә чаралар үткәрелә. Тәкъдим ителгән формаль булмаган җыелулар, минем фикеремчә, ата-аналар өчен дә, балалар өчен дә бик мөһим һәм кызыклы. Чөнки нәкъ менә биредә әйләнә-тирә мохитне өйрәнү өчен мавыктыргыч чаралар һәм укыту өчен барлык мөмкинлекләр тудырыла. 

Әлеге чараның төп максаты нәрсә? 

- Иң беренче чиратта, баланың потенциалын ачу һәм һәрьяклап үстерү шартларын булдыру. Икенчедән, балаларның һәм ата-аналарның формаль булмаган мохиттә аралашу. Өченчедән, балаларны һәм ата-аналарны бер-берсенә төрле яктан күрсәтү. Минемчә, мондый күчмә чаралар ярдәмендә күп кенә балалар үзләренең яңа сыйфатларын күрсәтә алалар. Соңыннан, әлеге сыйфатларга таянып, ата-аналар алдагы тормышта балаларын дөрес юнәлеш буенча үстерә алалар. 

Кайсы максатларны аеруча билгеләп үтәр идең? 

- Иң башта җылы һәм дустанә атмосфераны әйтеп китәр идем. Әлеге атмосфераны булдыру – баланы эмоциональ тынычлык белән тәэмин итү дигәнне аңлата. Тагын берсе – биредә күптелле мохит булдыру.Чараларда балаларга туган татар телендә, дәүләт теле – рус телендә, чит телләрдә дә аралашу мөмкинлеге тудырыла. Минемчә, әлеге уен форматында тәкъдим ителгән тел өлкәсендә белемнәр бала белән күпкә яхшырак кабул ителә. 

Барлыгы күпме гаилә/кеше катнашты? 

- Бу юллы күчмә чарада 11 гаилә катнашты. Ә болай уртача алганда, мондый форматтагы чараларда 10-15 гаилә катнашып бара. 

Программа нәрсәдән гыйбарәт? 

- Программа күпкырлы булды. Дәресләр, төрледән-төрле остаханәләр, саф һавада уздырылган уеннар, тимераякларда, таудан шуу барысына да бик ошады. Аеруча кич белән уздырылган концертны билгеләп үтәр идем. Әлеге концерт балалар һәм ата-аналар көчләре белән оештырылды.Бик җылы, гаилә мохите белән тулган чара килеп чыкты. Бу ялларның тагын бер яңалыгы – спорт эстафета. Биредә балалар да, ата-аналар да саф һавада рәхәтләнеп күңел ачтылар.