Якты киләчәкле яшь эшмәкәрләр өчен махсус смена кире кайтырга

Смена для юных предпринимателей с большим будущим!

20-нче июль – 6-нчы август аралыгында «Звездный» ял һәм сәламәтләндерү лагерендә сәләтле балаларыбызның эшмәкәрлек осталыкларын үстерү мөмкинчелеге булачак. Татарстан Републикасының актив һәм максатчан яшьләрен «Сәләт-Эшмәкәр» аланына чакырып калабыз! Быелгы сменаның уку-укыту һәм иҗади программасы аеруча үзенчәлекле булырга охшап тора.

«Сәләт-Эшмәкәр» – эшмәкәрлек сәләтен үстерү, бизнес төзү осталыгын булдыру өчен бер дигән уникаль мәйданчык. Әле ул гына да түгел, сменаның программасы иҗади чараларны да үз эченә ала: аның нәтиҗәсендә актив гражданлык позицияле уңышлы шәхес тәрбияләп була. «Сәләт-Эшмәкәр»дә балалар төрле иҗади остаханәләр һәм кызыклы дәресләрдә белем туплаячак: SMM, маркетинг, бизнес-стратегияләр, максат куярга өйрәнү кебек юнәлешләр яктыртылачак. Видеоиҗат,  хореография, кул эшләре кебек иҗади дәресләр дә читтә калмаячак.

Сменаның директоры Айнур Сабиров:

- Бүгенге көндә 70-кә якын гариза кабул иттек. Исемлекләрдә былтыргы катнашучыларның исемнәрен күрү аеруча да рәхәт. Димәк, аларга узган елгы смена ошаган дигән сүз. Яңа катнашучылар да байтак, димәк, яшь эшмәкәрләрдән торган гаиләбез үсә бара. Безнең алан нәкъ шушы эш белән шөгыльләнә дә бит инде: яшь буында эшмәкәрлек хезмәтенә мәхәббәт тәрбияли, бизнезнең асылына төшендерә, төрле шартларда лидерлык сыйфатларын үстерә. Бу елгы смена бөтенләй үзгә булачак, башкаларга охшамаячак. Республикабызның бизнес белән шөгыльләнүче оешмалары белән хезмәттәшлек итәчәкбез, аерым эшмәкәрләре белән дә эшлиячәкбез. Алар тәҗрибәләре белән урталаша алыр дип ышанабыз. Ник нәкъ менә «Эшмәкәр» аланын сайладың дисезме? Мин авырлыклардан курыкмый торган кеше, һәрвакыт яңалык эзлим. «Сәләт-Эшмәкәр» аланы минем өчен кызык һәм файдалы маҗарага әверелер дип өметләнәм. Сәләттә мин 2010-нчы елдан бирле. Башта «Сәләт-Раушан» аланында, аннары «Сәләт-Шәхес»тә булдым. «Фәнсар» мәктәбенең сессияләрендә дә катнашып киләм. Күп кенә проектларда үземне оештыручы буларак та сынап карыйм: Рөстәм Бикмуллин исемендәге «БикаФест» җыр һәм шигрият фестивалендә, Республикакүләм сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр «Сәмрух» ел  премиясендә, һ.б. «Сәләт-Эшмәкәр» быелгы җәйнең якты мизгеле булып калыр дип ышанам! Гаризаларыгызны portfolio-selet.ru сайтында көтәбез. Урыннар чикле, дуслар!