Үсеш векторын үзгәртәбез кире кайтырга

Меняем вектор развития

Язгы каникул вакытында М.И.Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбе укучылары Биләрдә узучы язгы сессиядә булып кайттылар. Биредә Татарстан Республикасы районнарыннан, чит төбәкләрдән килгән сәләтле балалар катнашты. Алар февраль-март аралыгында, fansar.selet.biz сайтында узучы сайлап алу турын – дистанцион этапны үтеп килделәр.

«Уңышлы кеше һәр эштә дә белеменә таяна. Шуңа да без биредә. Каникулларыгызны бергә күңелле итеп үткәрегез!» – дип җиткерде рәсми ачылу тантанасында «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов.

Уку-укыту процессы берничә юнәлеш буенча алып барыла: математика, физика, әдәбият, җәмгыять белеме, химия һәм биология. Яшүсмерләр сайлап алган фәннәренә көненә 4 сәгать вакытларын бирәләр. Сессиянең ахырында һәр укучы туплаган белеме буенча фәнни проект яза, аны фикердәшләренә дә тәкъдим итә.

Якын киләчәктә «Фәнсар»да зур үзгәрешләр көтелә: тематик сессияләр Татарстан Республикасының аерым районнырында да үтәчәк икән. «Без алга таба үсешебезне һәм уңышыбызны кайгыртабыз», – дип белдерде «Фәнсар» мәктәбе җитәкчесе Элина Насибуллина.

«Сессияләр – алар һәрвакыт бик кызыклы уза. Университетныкыннан кала, әлбәттә. (Көлә) Бу сессия дә бик күңелле узды. Уртак шәмчектә «Фәнсар» турында фикер алыштык. Монда хикмәт төп аңлатманы җиткерүдә түгел, ә үзеңнең хис-кичерешләрең белән уртаклашуда иде. Шуны аңладым: биредәге һәр бала өчен «Фәнсар» бик кадерле һәм якын. Мин үзем дә балачагымда сессияләргә 6 тапкыр килдем. Һәм һәрвакыт «Бу минем иң шәп каникулларым!» - дип кайтып китә идем. Хәзер инде мин әйдаман. Берәр сәлкешемне озак күрми торам да, яңадан күрешкәч аның күпкә олыгайганын сизәм. Үзем дә шундый ук булганымны хәзер аңлыйм. Проект үсә, тагын да зуррак үрләргә ирешүенә шигем юк. Ничек кенә үзгәрсә дә, асылы югалмасын иде», – дип хис-кичерешләре белән Римма Гыйләҗева уртаклашты.

Сәлкеш Альбина Миңнебаева да үз фикерләрен җиткерде: «Беренче тапкыр сессиягә былтыр килгән идем. Шуннан соң бер дә калдырганым юк. «Фәнсар» мохите белән үзенә тарта. Биредә син белем генә туплап калмыйсын, якын дуслар да табасың. Аралашып туя алмыйбыз!»

Шәхсән минем – Сәләт медиа-мәктәбе укучысы Җәмилә Фәтхуллина өчен – «Фәнсар» мәктәбе сессиясе тормышымдагы зур вакыйгаларның берсе булып тора. Бу мәктәпнең киләчәгем өчен эз салганын яхшы аңлыйм. Биредә үз эшенең осталары белән аралашасың, бу – зур тәҗрибә. Мин иптәшем белән математика фәненнән проект әзерләдем. Барыбыз өчен дә конференция уңышлы үтте дип саныйм, ә иң мөһиме – без курыкмыйча чыгыш ясый алдык. Бу зур батырлык сорый.

Сменаның бар рәхәтлеген үзең барып карамыйча торып  аңлап бетереп булмый. Әйдаманнарыбызга, оештыручыларга, «Фәнсар» мәктәбенә зур рәхмәт! Сез безне берләштердегез! Бу – бәхет!