Сәлкешләргә иң яхшы спикерлар белем бирә кире кайтырга

Детей обучают лучшие спикеры

SELET BILER FORUM-да уку-укыту программасы дәвам итә. Сәлкешләргә төрле яктан үзләрен ачарга һәм табарга үз өлкәләрендә зур уңышларга ирешкән спикерлар ярдәм итә. Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Урта гасырлар археология Институты бүлек мөдире Зөфәр әфәнде Шакиров сәлкешләргә археология фәне тирәсендә җыелган уйдырмалар хакында сөйләде. «Чынлыкта, без бу тормышта археология белән адым саен очрашабыз, без сезнең белән йөргән шушы урыннар да үзләрендә күпме байлык туплаганлыгын күз алдына да китерә алмыйбыз. Изге чишмәнең, мәсәлән, 5000 елдан артык тарихы бар», – диде ул. Үзенең шөгылен спикер катлы-катлы, бөтен кешене кызыктыра торган торт белән чагыштырды, ә табылдыкларны – шул тортның җиләкләре белән.

Сәләт «ВикиМәктәбе» җитәкчесе Тимерхан Шәйхетдинов исә сәлкешләрне татар Википедиясе эшчәнлеге белән таныштырды. Остаханә барышында спикер сәлкешләргә Википедия килеп чыгышына, эшчәнлегенә, төп принципларына кагылышлы теоретик мәгълүмат бирсә, соңыннан сәлкешләр үзләре тәкъдим ителгән материал буенча Википедия таләпләренә туры килерлек битләрен булдырдылар. Соңыннан анализ һәм нәтиҗәләр ясалды. Казан Федераль Университетының халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты доценты Әскәр Гатин «Безнең мәдәниятебез, яисә борыңгы Сабантуйны торгызырга кирәкме?» дигән темага лекция сөйләде. Ул сәлкешләрне Биләр тарихы, татар халкының һәм башка халыкларның борынгы бәйрәмнәре белән таныштырды. Ә икенче чатырда исә, балалар биология фәннәре кандидаты һәм доцент Дмитрий Шакирҗанов белән өстәл уеннары турында сөйләштеләр, үзләре өстәл уеннары уйлап табып, үзләренең уен проектларын тәкъдим иттеләр.

Robots can dream компаниясе җитәкчесе, яшь бизнесмен Булат Ганиев фикерләү, дөрес мәгълүмат туплау, киләчәктә кирәк булачак һөнәрләрне үзләштерү буенча үз киңәшләрен бирде: «Бүгенге көндә дипломлы булу мөһим түгел. Ул бары тик формальлек кенә. Шәхсән мин үз компаниямә эшкә кеше алганда, әңгәмә үтәргә килгәч, беркайчан да диплом сорамыйм. Чөнки кеше никадәр белемле булып та, белемен куллана белмәскә мөмкин. Иң мөһиме: үзеңә кирәкле файдалы мәгълүматны ала белү, алган мәгълүматны эшкәртү һәм туплау, дөрес итеп куллану», – диде ул.

Казан Федераль Университетының Идарә, Икътисад һәм Финанслар институты доценты Ләйсән апа Арсентьева һөнәр сайлау, үз юлыңны табу, киләчәктә кем булырга теләгәнеңне ничек аңларга икәнен өйрәтте: «Сез уникаль булырга, бөтен өлкәдә специалист булырга тиеш. Үзегездә нинди компетенцияләрне үстерергә кирәген белү бик мөһим».

Интеллектуаль уеннар турында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены знатокларының иң яшь капитаны Борис Белозеров сөйләде. Борис Белозеров интеллектуаль уеннар фанаты: «Мин гомер буе уйнадым. 6 яшемдә «Самый умный» тапшыруында катнаштым. Бу минем беренче телевизион уеным иде. Ул вакытта индивидуаль уенчы идем. Аннары команда белән катнаша башладым. Интеллектуаль уеннарда катнашу бик нык әзерлекне таләп итә. Минем көнем китаплар укып үтә иде. Иртән торасың, иртәнге аш ашагач, китап укырга утырасың. Төшке аш ашыйсың, бераз һава сулап керәсең, аннары тагын китаплар», – дип сөйләде ул.