Сәләт Клубы очрашулар үткәрә кире кайтырга

Клуб Сэлэт проводит встречи с участниками предметных олимпиад

Сәләт Клубы командасы мәктәп фәннәре олимпиадаларының республика этаплары катнашучылары белән очрашулар үткәрә.

Бу очрашулар матур традициягә әйләнде инде. Аларның максаты Сәләт марафоныныкы кебек – балаларны Сәләт дөньясы белән таныштыру, аларны Сәләт аланнарына һәм проектларына җәлеп итү.

Узган ялларда шушы миссияне тормышка ашыру максатыннан өч чара узды.

Мәсәлән, Сәләт Клубы президенты Тимерхан Шәйхетдинов Казанның 27нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада катнашучылары белән очрашты. Алар белән Сәләт турында сөйләште, сорауларга җавап бирде. Сорауларга килгәндә, укучылар җәйге аланнар турында гына түгел, ел дәвамында эшли торган проектлар турында да, «Фәнсар» мәктәбе турында сораулар бирде. Очрашуда 21 төбәктән 162 укучы катнашты.

Моннан тыш, «Сәләт-Саба» аланы директоры Гөлназ Гатина һәм өлкән әйдаманы Гөлүсә Арикеева ике республикакүләм олимпиада – татар теле һәм тормыш иминлеге нигезләре фәннәреннән олимпиадада катнашучылар белән очраштылар.