«Әйдаманнар ярышы»на күп калмады! кире кайтырга

Скоро - конкурс вожатского мастерства!
Ул көнгә күп калмады! 7-11-нче ноябрьдә «Фәнсарда» 60 әйдаман «Иң шәп әйдаман» исеме өчен ярышачак.

- «Әйдаманнар ярышы»на быел 99 гариза кабул ителде. Катнашырга теләк белдергәннәрнең барысы да «Фәнсар»га бара алмаячак: нигезләмә буенча безнең бары тик 60 урын гына бар. Шуңа күрә, ярыш инде гаризалар кабул итү кампаниясе вакытында башланды дип әйтергә була.

Катнашучылар Республикабызның төрле районнарыннан, әлбәттә. Традицион рәвештә Казан югары уку йортлары актив катнаша. Шулай ук Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләреннән дә студентлар бар. Катнашучылар географиясе республикабыз белән генә чикләнеп калмый: егет-кызлар Мәскәүдән дә киләләр.

Ярыш программасы 5 көнгә каралган. Барыбызга да таныш булган иҗади, интеллектуаль, педагогик очракларга бәйле булган этаплар белән бергә, катнашучыларны күп төрле яңа чаралар көтә. Якшәмбе көнне кичен без «Ел әйдаманнары»н беләчәкбез, - дип сөйләде проект җитәкчесе Игорь Смирнов.

Исегезгә төшерәбез: «Премьер-лига»да – тәҗрибәле әйдаманнар, ә «Беренче лига»да әйдаманлык тәҗрибәсе булмаганнар ярыша. «Беренче лига» җиңүчесе «Сәләт стипендиясе»нә лаек булачак. Ә «Премьер-лига» җиңүчесе «Сәмрух» премиясендә «Ел әйдаманы» исеменә лаек булачак һәм чит илдә кыска вакытлы семинарда катнашача.

ИСЕМЛЕК