IT белән биологияне нәрсә берләштерә? кире кайтырга

Совместимы ли биология и IT?

4-нче август көнне IT BILER FORUM катнашучылары өчен, «Диалог на равных» проекты кысаларында, КФУның «Ген һәм күзәнәк технологияләре» фәнни-тикшеренү лабораториясе кече фәнни хезмәткәре, фәнне популярлаштыручы, табиб-кардиолог, кардиологларның Европа берләшмәсе әгъзасы Роман Урсан белән очрашу оештырылды.

Роман әфәнде үзенең фәнгә килүе, табиб һәм фәнни хезмәткәр булып китүе турында сөйләде, аннары форум катнашучыларын кызыксындырган сорауларга җавап бирде. 

IT белән медицина хезмәттәшлеге үсешен ничек бәялисез, дигән сорауга спикер: «Хәзерге вакытта прогрессны бу коллаборациядән башка күз алдына да китереп булмый. Бүген ясалма интеллект –вирусларны табу һәм ачып бирүдә иң төп ярдәмчеләрнең берсе», – дип җавап бирде.

Бер катнашучы: «Бүгенге көндә кардиология юнәлешендә иң зур ачыш нәрсә?» – дип кызыксынды. «Иң зур ачыш һәм үсеш – яңа дару формалары эзләү. Ясалма интеллект кирәкле препаратны эзләп табу вакытын кыскартырга ярдәм итә: берничә елга сузылырга мөмкин булган эзләү процессы берничә атнада тәмамланырга мөмкин», – дип җавап бирде Роман Урсан.

«Диалог на равных» – яшьләр эшләре буенча федераль агентлык проекты. Ул Рәсәй Федерациясе Президенты Указы белән һәм «Социаль активлык» федераль проектының «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында уздырыла.