«Сәләт-ВикиМәктәпкә» барырга теләүчеләрне туплау дәвам итә кире кайтырга

Продолжается набор в «Сәләт-ВикиШколу»
Бүгенге көндә безнең һәрберебез дә интернет һәм Википедия белән куллана. Әлеге интернет-энциклопедиягә барлык кеше дә үз өлешен кертә ала. Энциклопедия шактый күп телләрдә алып барыла, шулай ук татарча да. Безнең оешмабызның төп максатлары туган татар телне саклау һәм үстерү булганлыктан, 2016-нчы елда Фәрһад абый Фәткуллин инициативасы белән «Сәләт-ВикиМәктәп» проекты барлыкка килә.Проект үз эшчәнлеген 2016-нчы елда башлап җибәрә.

       

«XXI гасырда барлык мөһим булган мәгълүмат төрле интернет-ресурсларда саклана. Асылда, мәгълүматның ниндидер телдә булуы, аеруча Викимедиа проектында булган очракта  – телнең үсешенә китерә. Татар телле балаларны Википедия, Викихәбәрләргә җәлеп итәр өчен, 2016-нчы елдан башлап төрле проект чараларын оештырам», ассызыклады проект җитәкчесе Тимерхан Шәйхетдинов.

  «Сәләт-ВикиМәктәп»нең төп максатлары:

-         Сәлкешләрне фән-белем өлкәсендә мәгълүмат табу һәм тарату өчен иң алдынгы технологиясе белән таныштыру;

-         Сәләт яшьләр хәрәкәте вәкилләренең үз проектлары өчен Вики-мохит бирә торган мөмкинлекләрне куллана алу;

-         Татар телле интеллектуаль дөньяның чәчәк ата алуы өчен нигез салу;

«Сәләт-ВикиМәктәбе» Сәләт активистларын Викимедиа проектлары Википедия һәм Викихәбәрләр замана, белем платформасы белән таныштыруга һәм анда язарга өйрәтүгә юнәлгән. 

Проект кысаларында 5 сәгатьлек уку-укыту программасы каралган. 
Соңыннан, программаны узган катнашучылар өчен практика чоры башлана һәм ул киләсе пунктлардан гыйбарәт: 

- Дөньяның төрле почмакларында узучы Вики чараларында бушлай катнашу;

- «Сәләт-ВикиМәктәп» курсларын үтүне раслаучы Викимедиа таныклыгын алу;

- Бер ел дәвамында Викихәбәрләр порталына мәкаләләр язып торган очракта, катнашучыга журналист таныклыгы бирелү;
- Әлбәттә, Википедиядән раздатка;

- Татарстанның һәм башка төбәкләрнең кызыклы объектларында экскурсияләрдә катнашу.

Гаризаларны монда җибәреп була.


 

 

 

 

-