Сәләт Форумы 1-нче сменасының иҗади программасы ← кире кайтырга
Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы – үстерүче мохит, интеллектуаль иҗат белән шөгыльләнүче яшьләрне берләштерүче мәйданчык, рухи һәм мәдәни үсеш мөмкинлекләре ул.
12-16-нчы июль аралыганда, Биләрдә узачак Сәләт форумының 1-нче сменасы программасы сәләтле балаларны тагын да үстерергә ярдәм итүче чаралар белән тулы.
«Биләр кичләре» ток-шоуы.
Биредә аланнарның җитәкчеләре һәм әйдаманнары үзара интерактив уеннарда көч сынашачак. Ахырда бию марафоны көтелә. Монда катнашу өчен һәр аланнан бию командалары чыгыш әзерли.
Сәләт аланнары презентациясе: «Биләр – традицияләр һәм инновацияләр мәйданчыгы. Киләчәк бүген башлана».
Бу Форумның иң кызыклы чараларының берсе, аны барысы да зарыгып көтеп ала. Биредә аланнар үзләрен тәкъдим итәләр: бию постановкалары, концерт номерлары, зур бию флешмобы аларга ярдәмгә килә. Үзен иң әйбәт тәкъдим иткән алан кубок ота.
Интеллектуаль турнир.
Сәләт Форумының төп сәхнәсендә интеллектуаль турнир узачак. Ул Qiuz форматында, махсус кунаклар – ReQuizit командасы катнашында үтә. Биредә Сәләт аланнары үзләрен бары яхшы яктан гына күрсәтәчәк, акыл көченең сынатмаячагын исбатлаячак! Һәм, әлбәттә, төп кубок өчен көч сынашачак!
КВН фестивале.
Кем иң шәп актер булыр? Кем иң кызык мәзәкне уйлап табар? Кем фестивальнең төп бүләге – гран-прины отар? Бу сорауларга җавапны 13-нче июль көнне белербез!
Зур иҗади концерт: «Сәләт безгә очар канат бирде».
Бу кичне Форумның иң сәләтле катнашучылары үзләренең иҗади чыгышларын күрсәтәчәк.
Open Air – иҗади марафон
Кичәнең кунаклары: Yummy Music лейблы артистлары һәм DJ Ramilдән DJ Set.
Һава еланнарын күккә очыру.
Аларны Сәләтлеләр үз куллары белән ясаячак.
Кызык булачак! Гариза калдырырга әле вакыт бар, ашык, дустым!