Эшлекле очрашу кире кайтырга

Деловая встреча
Бүген Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) җитәкчесе урынбасары Григорий Гуров Мисыр Гарәп Республикасының Россия Федерациясендәге гадәттән тыш һәм вәкаләтле вәкиле Ихаб Наср белән эшлекле очрашу уздырды.

Очрашуда шулай ук «Росмолодежь» федераль агентлыгының халыкара эшчәнлек бүлеге җитәкчесе Татьяна Селиверстова һәм Татарстан делегациясе – халыкара яшьләр хезмәттәшлегенең «Россия – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы» юнәлеше буенча ачылган Проект офисы җитәкчесе Таһир Насибуллин, ТР Яшьләр эшләре министрлыгының мәдәниятара багланышлар секторы мөдире Алиса Абрарова катнашты.

Яшьләр сәясәтенең әһәмиятле булуы әйтеп кителде, Россия-Мисыр хезмәттәшлеген үстерү буенча чаралар планлаштырылды. Алар арасында Россия-Мисыр яшьләр форумы һәм «Евразия Global» халыкара яшьләр форумы да бар.

Ә Таһир Насибуллин Проект офисының эшчәнлеге һәм киләчәккә планнары турында сөйләде. Эшчәнлекнең төп чаралары – ИХО илләре яшь дипломатлары форумы, ИХО илләре студентлары һәм аспирантларының халыкара фәнни конференциясе, ИХО илләре яшь эшмәкәрләре форумы булачак.