Көн салкын булса да, аралашуыбыз – җылы кире кайтырга

Несмотря на холод, у нас очень тепло

Без лагерьда булганда көннәр бик кызу булса да, дүртенче көн безне сынады. Табигать үзенең көчен күрсәтте. Иртәдән үк салкын һәм җилле булды. Ләкин без бирешмәдек спорт уеннарында катнаштык, кичен дискотекага җыелдык.  Көннең  салкын буласын күпләр көтмәгән иде. Кемнәрдер башкаларга җылылык бүләк итте: үзенең калынрак өс киемен җиңел киенүчеләргә биреп торды. Дуслык, бердәмлек, күңел  җылысы булганда, табигать сынаулары да куркыныч түгел шул. Без вакытыбызны бушка үткәрмәдек: дуслашырга да, рәхәтләнеп аралашырга да өлгердек.

LEADERS BILER FORUM-га Татарстаннан гына тугел, хәтта илебезнең башка өлкәләреннән дә килгәннәр иде. Биредә Кырымның Бакчасарай шәһәреннән килгән кунаклар да бар иде. Аларның берсе – төркемдәшем Ангелина Кудланова белән аралашырга, аның Сәләт турындагы фикерләрен сорашырга миңа да насыйп булды.

 – «Сәләт» сменасы өчен шуның кадәр ерак араны үтеп килүеңә үкенмәдеңме?

– Әлбәттә, үкенмәдем. Моңа кадәр минем бер дә шушындый лагерьларда булганым юк иде. Лидерлар сменасыннан алган хис-кичерешләрем әйтеп бетергесез, монда дуслык, бердәмлек атмосферасы хөкем сөрә. Минем уйлавымча, шушында булган көннәремне  беркайчан да онытмамын. Сәләтнең атмосферасы берләштерә һәм бердәмләштерә.

– Кырымда татарча сөйләшүчеләр күпме?

– Бакчасарайда Кырым татарлары шактый күп һәм алар, әлбәттә, үз туган телләрендә сөйләшәләр.

– Безнең Идел буендагы татар телебез кырымтатар теленнән бик нык аерыламы?

– Кайберәүләр әйтүенчә, аларның уртак яклары күп, әмма безгә кунакка килгәч, дусларыма безнең сөйләмне аңлау бик җиңел булмады.

– Бакчасарайда татар телен өйрәнү өчен махсус шартлар тудырылганмы?

 – Әйе, бездә татар мәктәбе бар, анда татар теле дәресләре укытыла. Ә гадәти мәктәпләрнең күбесендә дәресләрдән тыш булган татар теле курсларына да язылырга мөмкин һәм алар түләүсез, атнага бер-ике мәртәбә үткәреләләр.

– Бакчасарайда татар халкының  гореф-гадәтләре сакланамы?

– Әлбәттә, милли, дини бәйрәмнәр үткәрелә: Ураза, Корбан бәйрәмнәре. Бәйрәмнәрдә милли атмосфера саклана, татар халкының төрледән-төрле ризыкларын пешерәләр: ит бәлеше, чәк-чәк һәм башка бик күп татлы ашамлыкларны авыз итәргә мөмкин.

– Бу сменаны син нинди яклары белән исеңдә  калдырдың?

 – Дөресен әйткәндә, исемдә бары тик яхшы яклары белән генә калачак. Әйдаманнарның җылы мөнәсәбәте дә, әлбәттә, күңелемнең түрендә үз урынын алды. Төркемдәге балаларның бик аз вакытта – 5 көн эчендә генә барлыкка килгән аерылмас дуслыгын, үткәрелгән кичәләрне мәңге онытмамын. Сәләткә киләсе  елга тагын килергә телим.

Сәлкеш Әлфинур