«Сәмрух-2018» тәмам! кире кайтырга

Отгремела ежегодная премия «Сәмрух-2018»!

Кичә, 26-нчы февраль көнне Г. Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясендә (Казан шәһәре, Павлюхин ур.,73) «Сәмрух-2018» ел премиясенең бүләкләү тантанасы узды.

Быел премиядә катнашучылар саны - 700. Бу исемлеккә «Сәмрух-2018» премиясенең сайлап алу этапларында катнашучылар һәм аларның әти-әниләре, Сәләтнең профильле сменаларында катнашучылар һәм оештыручылар, шулай ук мөхтәрәм кунаклар керә.

Катнашучыларның географиясе: Татарстанның Зәй, Яшел Үзән, Бөгелмә, Аксубай, Тукай, Саба, Азнакай районнары, Казан шәһәре, Самара өлкәсе, Башкортстан Республикасы.

Тантанада РФ Дәүләт Думасы депутаты, Сәләтнең попечительләр фонды рәисе Марат Бариев; Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов; Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов; Татарстанның халык язучысы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рабит Батулла һәм башкалар чыгыш ясады.

Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов «Сәмрух» катнашучыларына һәм килгән кунакларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламен җиткерде. «Сез – безнең терәгебез һәм таянычыбыз, без сезгә бик зур өметләр баглыйбыз», – дип мөрәҗәгать итте ул «сәләт»леләргә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева: «Сезнең бик зур байлыгыгыз – туган телегез бар. Сез үз халкыгызның мәдәниятен кадерләп саклыйсыз. Моның өчен сезгә бик зур рәхмәт. Тагын бер бик яхшы сыйфатыгыз бар – командада эшли һәм бер-берегезгә терәк була беләсез», – дип билгеләп үтте.

Бүгенге көндә Сәләт бөтен республикадан һәм Россия төбәкләреннән дистәләгән мең сәләтле бала һәм талантлы яшьләр өчен чын мөмкинлекләр мәйданы булып тора, дип саный Дамир Фәттахов.   

«25 еллык тарихы дәвамында Сәләт яшьләр хәрәкәтеннән, сәләтле балаларны һәм талантлы педагогларны туплап, җәмгыятьне сәламәтләндерүнең тулы бер технологиясенә әверелде», - дип билгеләп үтте министр.

 

Быел Премия 8 номинациядә тапшырылды:

- «Ел сәлкеше» номинациясе;

- «Ел әйдаманы» номинациясе;

- «Ел өлкән әйдаманы» номинациясе;

- «Ел директоры» номинациясе;

- «Ел аланы» номинациясе;

- «Ел кулдашлары» номинациясе;

- «Ел клубы» номинациясе;

- «Сәләт җырлый» номинациясе.

Премиянең конкурс этаплары үз эченә шәхси һәм команда казанышлары портфолиосын формалаштыру, эксперт советы әгъзалары белән әңгәмә һәм интеллектуаль викторинаны алды. «Ел кулдашлары» номинациясендә шулай ук өстәмә конкурс этабы узды – педагогик ситуацияләрне хәл итү, аның кысаларында әйдаманнар катлаулы ситуацияләрдә балалар белән эшләү күнекмәләрен күрсәттеләр.

 

Премиянең үзенчәлеге - җиңүчеләр өчен махсус бүләкләү фондын берләшмә катнашучылары тарафыннан формалаштыру. Иң-иңнәргә акчалата бүләк туплау өчен, fund.selet.biz фонды булдырылган иде. Битараф булмаган кешеләр ярдәме белән анда 150 мең сумнан күбрәк акча җыелды. Бу акча җиңүчеләргә бүлеп биреләчәк.

 

«Сәмрух-2018» ел премиясе җиңүчеләре:
           
- «Ел әйдаманы» - Зәрина Халилова, 20 яшь (Алексеевск районы);
- «Ел өлкән әйдаманы» – Гүзәл Әхмәтҗанова, 21 яшь (Казан); 
- «Ел директоры» - Булат Гәйнетдинов, 24 яшь (Казан); 
- «Ел кулдашлары» - Азат Булатов, Алинә Нәбиуллина («Сәләт – Эшмәкәр» аланы);
- «Ел клубы» - «Сәләт Аксубай клубы» (Клуб рәисе – Ләйлә Моратшина.

«Аксубайның 3-нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»);
- «Ел сәлкеше» – Энҗе Әхмәтҗанова, 16 яшь (Казан);
- «Ел аланы» - «Сәләт – Самара» (Самара);
- «Сәләт җырлый» - «Сәләт - Азнакай» (Сүзләр авторы: Батыр Харисов. Көй авторы: Мөхәммәд Зиннәтуллин. Башкаручылар: Батыр Харисов, Елена Кошелева);
- «Ел партнеры» - «Түбәтәй» беренче татар хәләл тиз туклану челтәре һәм ПАО «Ак Барс Банк»;
- «Сәләт стипендиясе - Ильяс Зәйнуллин, Айгөл Вәлиуллина, Тимур Назаров һәм Булат Вәлиуллин.