«Сәмрух-2019» ел премиясе үтте – хис-кичерешләр калды! кире кайтырга

Отгремела ежегодная премия «Сәмрух-2019»!

Кичә Сәләт «Пирамида» концертлар залын кыздырды. «Сәмрух-2019» ел премиясенең бүләкләү тантанасы узды бит монда!

Тантананы Сәләт проектлары җитәкчесе Җәүдәт абый Сөләйманов сәламләү сүзләре белән башлап җибәрде. «Рөстәм Нургалиевич һәм аның командасына рәхмәт! Монда килгән барыгызга да, барыбызга да бик зур рәхмәт! Бүген, чыннан да, бәйрәм. Безнең күңелебездә көн саен бәйрәм, чөнки менә бу зур бәйрәм булсын өчен, без көн дә үзебезнең проектларыбызны тормышка ашырабыз, бергә җыелабыз, бергә фикер йөртәбез, бергә үсәбез. Һәм менә елга бер мәртәбә шушылай җыелабыз. Бу инде традициягә әйләнде, бишенче мәртәбә үзебезнең иң-иңнәрне, иң акыллы, иң җитезләрне, иң көчлеләрне алга чыгарып алкышлыйбыз, котлыйбыз. Бүгенге чараның мөһимлеген шуннан белеп була. Рәхмәтемне монда килгән ата-аналарга да әйтәм – шулардан башлана бит. Аккош оясында аккош туа. Рәхмәт сезгә шундый балалар үстергәнегез өчен!» - дип сөйләде ул. Җәүдәт абый Сәләт стипендиясен тапшырды һәм «Ел остазы» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде.

Сәләтне бәйрәме белән котларга бик күп министрлыклар, ведомстволардан вәкилләр килгән иде. Алар – һәрдаим Сәләт белән бергә атлаучы, ярдәм итеп торучылар. Сәхнәгә чыгып сүз әйтүчеләр һәм җиңүчеләргә премияләр тапшыручылар арасында ТР спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, «ТР газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды» Дәүләт казна учреждениесе һәм аның җитәкчесе Җәүдәт Мидхәт улы Миңнәхмәтов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Хәбибуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин һәм башка бик күпләр бар иде.

 

«Сәмрух-2019» ел премиясе җиңүчеләре:

«Ел сәлкеше» - Рәлинә Фаваризова.

«Ел әйдаманы» - Гөлназ Гатина.

«Ел өлкән әйдаманы» - Зәринә Хәлилова.

«Ел директоры» - Алсу Ганеева.

«Ел клубы» - «Сәләт-Яшел Үзән».

«Ел кулдашлары» - Әдилә Камалова, Илнур Зиннәтов («Сәләт – Санак»).

«Ел аланы» - «Сәләт-Яр Чаллы».

«Форум башҗитәге» - Рәфис Хәлилов.

«Сәләт җырлый» – «Сәләт дөньясы» (Сүзләр авторы: Миләүшә Гомәрова. Көй авторы: Миләүшә Гомәрова һәм Әдилә Камалова. Башкара: Миләүшә Гомәрова).

«Ел партнерлары» – «ТР газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды» Дәүләт казна учреждениесе һәм аның җитәкчесе Җәүдәт Мидхәт улы Миңнәхмәтов; «СМП - Нефтегаз» акционерлык җәмгыяте һәм аның җитәкчесе Альберт Шәүкәт улы Камаров.

«Ел остазлары» - «Сәләт» фондының баш хисапчысы, 1994-нче елдан ук безнең белән булган Роза Ситдиковна Степанова; Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Николай Петрович Чурин; Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Нурисламович Шәфигуллин.

Сәләт үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен, Шәйхетдинов Тимерхан, Мирмиева Алия һәм Насртдинов Илназ Сәләт стипендиясенә лаек булдылар.

Җиңүчеләргә «Сәмрух» сыны, диплом, партнерлардан кыйммәтле бүләкләр һәм fund.selet.biz платформасында тупланган акчалата премия тапшырылды. Теләге булган һәр кеше fund.selet.biz фондына үз өлешен кертә алды. Битараф булмаган кешеләр ярдәме белән фондта 100 мең сумнан күбрәк акча җыелды.