Җәүдәт абый Сөләйманов: «Шахмат уены – тормышның үзе шикелле...» кире кайтырга

Джавдет Сулейманов: «В шахматах – как в жизни…»

«Сәләт» шахмат клубыннан күңелле яңалык: 19-нчы октябрь көнне «Сәләт» йортында «Сәләт» берләшмәсенең генераль директоры Җәүдәт абый Сөләймановның яраткан спорт төре - шахмат уены буенча дәресләр башланачак. Шахмат уенына булган мәхәббәте һәм шахмат сөюче сәлкешләргә теләкләре белән дә бүлеште Җәүдәт абый.

- Җәүдәт абый, без барыбыз да сезнең шахмат уйнарга яратканыгызны беләбез.
- Күңелемнең бер чите белән бу уенны бик яратам мин. Гомумән алганда, гаиләбездә бөтенесе дә шахмат уйный. Әтием 48 ел татар теле укытучысы булып эшләде, математика фәнен дә ярата, көчле шахматчы иде. Укытучылар арасында уздырылган турнирда җиңеп самовар отканы хәтеремдә калган. 80-нче елларда, Университетка укырга кергәч, халык арасына шахмат шаукымы бәреп керде. Моны бер генә уен белән дә чагыштырып булмый, хәтта хоккей яки футбол белән дә. 1972-нче елда алгебра һәм геометриядән имтиханны миннән һәвәс шахматчылар алды. Миңа бирем бирделэр. Теорияне белгәнемне сизәм, ә чишә алмыйм. Шунда мавыгу башланды. Бу вакытта танылган Карпов белән Спасский уйный иделәр һәм укытучылар аларның уенына бәя бирделәр. Мин дә ул сөйләшүгә кушылып киттем, үземә яңа мәсьәлә куйдым, һәм ул минем көчемнән килде! Соңрак әле студентлар белән тулай торакларда да уйнап йөрдем әле мин. Тик хәзерге буын нигәдер шахмат уйнаудан туктады, аптырыйм шуңа. «Сәләт» барлыкка килгән чорда ук, аның биредә яшәвен һәм интеллектуаль спорт төренә керүен теләдем.

- Шул еллар турында тулырак сөйләгез әле, шахмат уен төре «Сәләт»кә ничек кереп китте?

- 1995-нче елда татар гимназиясе укытучысы Рәдис Кәбиров «Сәләт»кә үз укучысы белән килде. Яшел Үзәндәге смена иде ул. Шушы укучы шахмат турнирында җиңү яулады. 2002-нче елда без «Атлант» шахмат клубы булдырдык, Казан шәһәренең Киров районында беренче кышкы сессиясен үткәрдек. Әлеге бинада хәзер олимпия резрвлары мәктәбе урнашкан. Миңа калса, бу нәкъ тә менә безнең хезмәт җимеше. Аннары «Сәләт»кә АКШ чемпионы Гата Камскийны чакыру идеясе туды. Килде Гата, берничә аланда булды, Илнар Шәфигуллин («Сәләт»тә шахмат хәрәкәтен башлап җибәрүче) аның белән ничьяга уйнады. 2002-нче елның июлендә Биләрдә шахмат турниры үткәрдек.Ләкин бу да миңа аз тоелды. Март аенда яшьләр минем 60 яшьлек юбилеема багышланган шахмат турниры үткәрделәр. 60 кеше катнашты, иң кечесенә 7, иң олысына 60 яшь иде. Барысына да бик ошады. Кызыксыну булганда теләктәшләр дә табыла. Инде 2 ел дәвамында «Сәләт»тә шахмат уены белән мавыгучылар өчен дәвамлы  турнир оештырасы килү теләге белән янам. Шуңа да «Сәләт» йортының коридорында зур шахмат тактасы күрергә була. Мин аны махсус Кукмарада яшәүче бер остадан ясатып алдым.  

- Сәлкешләр белән уйнарга яратасыз. Сезне җиңгән сәлкеш булдымы әле?

- Әйе! Аларның исемнәрен хәтерләмим шул инде, ләкин үзләре хәтерлиләр булыр әле. Үземнең уен дәрәҗәсен беләм мин. Мин институтның чемпионы. (Көлә) Бервакыт күргәзмәдә яшьләр үз талантларын күрсәтергә тиеш иделәр. Бер егет белән уйнадым, ә ул Түбән Кама чемпионы икән. Кызыклы гына бәя алдым мин ул көнне. (Көлә) Мин балалар белән уйнаганнан соң аларның кәефләре төшүен дә, юри җиңелде дип уйлауларын да теләмим. Кем белә, бәлки миңа да юри оттыручылар булгандыр. (Көлә)

- Җәүдәт абый, турнир алдында катнашучыларга теләкләрегез һәм киңәшләрегез?

- Беркайчан да онытмагыз: иң мөһиме – катнашу. Шахматлар – шундый уен, анңа җиңү факты – әһәмиятлеләрдән саналмый. Шахматлар – акылны чистарту, фикерләргә өйрәнү. Җиңү, әлбәттә, канатландыра. Тик һәрвакыт җиңүгә ирешеп булмасын да белергә кирәк. Һәм җиңелүдән курыкмаска! Сине көчле уенчы җиңсә дә, моңардан зыян юк – син аңардан өйрәнә аласың. Көчсезгә җиңелсәң дә – зарар юк. Хәзер оттыргансың икән, аннары җиңәрсең.

- Шахматлар турында фикерегез?

- Шахмат уены – тормышның үзе шикелле. Фигураларны сакларга, якларга кирәк. Үсәргә, алга барырга кирәк. Тоткынлыкка төшәргә, үзеңне «ашатырга» да ярамый. Күзаллап карый белү мөһим: бу гамәлеңнән соң ни булыр? Мисалга,  фил белән партиянең башында һәм ахырында гына йөрсәң хуш. Ферзь белән чит якка кереп маташырга кирәкми. Һәм һәрвакыт тоткынлыкка төшмисеңме, ашалмыйсыңмы – шуны карый, күзаллый белү кирәк. Шахматта, иң мөһиме, мат кую, ә фигураларны күбрәк ашау түгел.