Энҗе Әхмәтҗанова Сочидан «Факел» алып кайтты ← кире кайтырга

«Газпром» җәмгыяте 2004-нче елдан бирле хезмәткәрләре һәм аларның балалары өчен «Факел» иҗади бәйгесен үткәрә. Ул ике зона турыннан тора: көньяк һәм төньяк. Аннары ике якның да җиңүчеләре финалда очрашалар. Сәләт активисты, «БикаФест 2016» фестиваленең гран-при иясе Энҗе Әхмәтҗанованы да җиңүчеләр сафында күрү үзе зур шатлык. Чара турында фикерләрен, хис-кичерешләрен Энҗе безнең белән дә уртаклашты.
- Энҗе, бу тарих ничек башланып китте?
- Башта «Газпром Трансгаз Казань» оешмасында сайлап алу турын үттем. Анда «Ятим бала» мөнәҗәтен, ике эстрада җырын башкардым. Бераз вакыттан сон «Ятим бала» мөнәҗәте белән «Фольклор» номинациясенә алулары турында хәбәр иттеләр. Вокал укытучым белән әлеге җыр өстендә эшли башладык. Мин кубызда да уйнарга өйрәндем хәтта. (Көлә)
- Зона туры ничек үтте? Жюри әгъзалары синең чыгышны ничек бәяләде?
- Көньяк зона туры Уфада булды. Анда әлеге мөнәҗәтне жырлап 1-нче урынны яуладым. Биредә без бик күп мастер-класслар үттек. Комиссия рәисе, Пятницкий хорының җитәкчесе Пермякова Александра Андреевна түгәрәк өстәл вакытында минем чыгышым турында бер генә сүз әйтте: «Искиткеч!» - диде. Ул жюридагы иң кырыс кеше булганлыктан, минем өчен бу бик зур бәя булды.
- Афәрин, Энҗе! Мондый канатландыргыч сүзләрдән соң финал да бер сулышта үткәндер.
- Финал Сочида узды. Анда да акапелло әлеге мөнәҗәтне башкардым, ахырда кубызда уйнадым. Мине зал яратып алкышлады, 1-нче урынга лаек дип таптылар. Бүләкләгән вакытта миңа Александра Андреевна: «Син булдырасың! Котлыйм! Фольклор һәм халык җырлары җырлавыңны туктатма. Искиткеч матур башкарасың!» - дип әйтте.
- Көндәшләрең турында да сөйләп үт әле.
- Финалда «Газпром»ның 40 филиалы катнашты. Кытайдан, Вьетнам һәм Боливиядә дә килгәннәр иде хәтта.
- Бәйге сиңа нинди хис-кичерешләр бүләк итте?
- Мин татар телендә җырлаган бердәнбер катнашучы идем. Моның белән аеруча да горурланам! Безнең Казан делегациясе бик дус иде. Барысына да зур рәхмәт! Яраткан җырчым Руслан Сәйфетдинов, хореограф Игорь Рудник, танылган артист Анатолий Руденко белән аралаша алдым.
- «Факел» синең өчен чын илһам чыганагы булган икән. Парижда узган милли бәйрәмебез Сабантуйда да катнашкансың.
- Әйе. Татар халкының әлеге ихлас бәйрәмендә үземнең яраткан җырларымны башкардым. Парижны күрү – минем зур хыялым иде. Тагын бер хыялым бар – Илназ абый Сафиуллин белән җыр яздыру. Анысы да чынга ашар дип өметләнәм.
- Илназ белән бу хакта сөйләшербез!