Эльшад Искәндәров: «Оешма зур, көчле хәрәкәткә әверелде!» кире кайтырга

Эльшад Искендеров: «Организация выросла в мощное молодежное движение!»

Шушы көннәрдә Ислам хезмәттәшлеген оештыручы илләрнең III Казан яшь эшмәкәрләр форумының «Kazan Summit 2017» кысаларында «IT STARTUP EXPO» дип аталучы инвестиция сессиясе узды.

Форумның программасы Рәсәй һәм халыкара бизнес-берләшмә арасында элемтә булдыру, катнашучыларның иң яхшы проектларын билгеләүгә, аңа ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Сессиянең рәсми ачылу тантанасыннан соң журналистлар өчен махсус пресс-конференция дә булып узды. Биредә форумның оештыручылары һәм партнерлары чара хакында сөйләде.

«Яшь эшмәкәрләр хәрәкәте бүгенге көндә Рәсәйдә генә түгел, чит илләрдә дә зур, көчле оешмаларга әйләнеп бара. Рәсәй Федерациясе Ислам хезмәттәшлеге оешмасының күзәтүче әгъзасы булып торуын аерым искәртеп үтәсем килә. Безнең ИХО илләрнең Яшьләр форумында Сәләт тулы хокук белән Рәсәй исеменнән чыгыш ясый. Әле ул гына да түгел, Сәләт лидеры ИХО илләр Яшьләр форумының идарә итүче әгъзаларның берсе булып тора. Бу, әлбәттә, оешманың активлыгын һәм җитәкче буларак Тимур Сөләйманов эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күрсәтә. Рәхмәт! Сезнең белән Казанда булуыма бик шатмын! Минем өчен Казан – икенче ватаным, өем кебек. Бирегә кабаттан кайтып берничә ел элек башлап җибәргән проектларның үсешен күрү аеруча да рәхәт!» - дип белдерде Ислам хезмәттәшлеген оештыручы илләрнең Яшьләр форумы Президенты Эльшад Искәндәров.

«Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов катнашырга теләк белдерүче барлыгы 1000 гариза кабул ителгәне хакында җиткерде. 400 иң әйбәт дип табылган проект авторлары 2 ай дәвамында онлайн-укыту курсларын алган. Әлеге укытулар Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы һәм «Oxademy» бизнес-мәктәбе тарафыннан стартап Платформада алып барылды. 400 проекттан нибары 52-се генә Казанда очрашты.

«Без Сәләт белән бергә Форумның программасын төзедек, ул бер атнага исәпләнгән. Онлайн-укыту процессында да катнаштык. Катнашучыларга менторлар, эксперт, инвесторлар эзләргә булышабыз. Бер сүз белән әйткәндә, еллар дәвамында тупланылган барлык потенциалыбызны эшкә җигәбез. Бу платформаны тудырганда без үзебезнең экспертизаны меңләгән километрлар ераклыкта булган кешеләргә җиткерәбез», - дип сөйләде Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы директоры Антон Грачев.

«Былтыр форумның әһәмиятлелеген аңлап, аның бер өлеше булырга теләдем. «KAZANSUMMIT 2016»да инвестор буларак катнаштым. Быел инде мин партнер. Ул вакытта ук онлайн-платформа барлыкка китерү хакында уйлаган идек, ел дәвамында катнашучыларга ярдәм итсен дип тырыштык. Теләгәнебезгә ирештек!» - дип белдерде «Oxademy» бизнес-мәктәбенең нигез салучысы, генераль директоры Сайед Шахзад.